Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкчелегендәге бертөркем язучылар Чүпрәлегә килде

Районга мондый күләмдә язучыларның килүе сирәк күренеш. Гомумән, араларның ерак булуын сәбәп итеп мондый кунаклар безгә ничә елга бер генә килә.

Шуңадыр да инде, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкчелегендәге кунакларны җитәкчелек район чигендә, ипи-тоз белән каршы алды. "Татар әдәбияты көннәре" кысаларында районга килгән язучылар, төркемнәргә бүленеп, авылларга таралыштылар. Иске Кәкерле, Шәйморза, Иске Чокалы мәктәпләрендә алар укучылар, укытучылар белән очрашты. Ә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары, "Туган як" редакциясе каршында эшләп килүче "Бөреләр" әдәби берләшмәсе әгъзалары, иҗтимагый оешмалардан вәкилләр чакырылды.

Очрашуларда язучылар татар теленең бүгенге хәле, телне, шул исәптән Татарстанда яшәүче аз санлы милләт вәкилләренең телен саклап калу буенча үткәрелә торган чаралар хакында сүз алып барды. Үзләре иҗат иткән әсәрләрдән өзекләр сойләделәр, шигырьләр укыдылар.

-Әдәбияткә, сәнгатькә, мәдәнияткә җәмгыятьтә уңай караш булдыру бик мөһим. Аеруча үсеп киүче яшь буынга телебезнең, милләтебезнең кыйммәтләрен җиткерү безнең бурыч булып тора. Әлеге очрашулар шуларны күздә тотып оештырылды,-ди Рафис Корбанов.

Реклама

-Татар әдәбиятында эз калдырган язучыларыбыз бик күп. Районнан чыккан Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис кебек язучыларыбыз белән дә горурланабыз. Аларның иҗатларына әдәбият дәресләрендә дә күп урын бирелә. Ә инде күренекле шәхесләр белән очрашып-сөйләшүләр үзе бер бәйрәм,-ди 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Җәлалова.

Мондый әһәмиятле очрашуны оештырганнары өчен Рафис Корбановка район башлыгының Рәхмәт Хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучылар белән очрашу Рафис Курбанов