Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы ташуга чүпрәлеләр ничек әзерләнә?

Табигатьтә яз ае, җәмәгать. Күңелләр елның әлеге фасылын күреп куанса да, аның бәла-казалар алып килүе дә мөмкин. Халык телендәге "Алдан кайгырткан откан" дигән хакыйкатьне нәкъ менә хәзер искә төшерергә вакыт. Көннәр җылыну сәбәпле, кырлардан кар сулары төшәчәк, бозлар эреп, елгалардагы ташу сулары күзәтеләчәк. Район җирлегендә бу чор, аеруча, Шатрашандагы Якла...

Әнисә Хуҗиева, Шатрашан авылының Марс урамы:

-Әлеге вакытны бик борчылып көтеп торабыз. Без үзебез колхоз артындагы урамда яшибез. Яз башында бөтен кырлардагы кар суы йортыбызга агып төшә. Үткән елның яз аен әйтеп тә тормыйм, көзлеген дә яңгырлар явып бик нужа чиктек. Ел саен әзерлекне алдан күреп, йорт тирә-янында карны ерып, су өчен юллар ясыйбыз, әмма барысы да без көткәнчә булмый шул. Былтыр азбар идәннәрен терлекләр өчен күтәреп тә ясадык, югыйсә, барыбыр су күтәрелде. Су төшкәч, су насослары белән суыртып, аларны башка җиргә агызабыз. Күнгән инде без моңа, куркыныч кебек кабул итмибез, быел ничек булыр тагы...

Гүзәлия Алимбекова, Шатрашандагы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры:

-Язгы ташу вакытында балаларны каникулга җибәрәбез. Әти-әниләргә дә бу турыда алдан хәбәр ителә. Авыл җирлеге дә бу уңайдан төрле чаралар күрә. Юллар кардан һәрдаим чистартылып тора, күперләр дә ясалды. Авылда да һәркем йорт алларын су төшмәстән, юллар ясауга кереште.

Фиркать Таҗетдинов, Мунчәли авылы:

-Язгы ташудан быел курыкмыйбыз. Үткән ел әлеге уңайдан авылдашыбыз, эшмәкәр Дания Тулова ярдәме белән күп кенә эшләр башкарылды. Буштөрле елгасы киңәйтелде, тирәнәйтелде. Елгага якын урамнардагы юллар күтәртелде, күперләр ясалды. Алайса, без Киров урамында яшәүчеләр һәм башкаларның бәрәңге бакчаларыннан су дулкын-дулкын булып ага иде. Быел барысы да тыныч узар дип торабыз.

Виктор Кузнецов, район гадәттән тыш хезмәтенең әйдәп баручы консультанты:

-Язгы ташу чорына әзерлек эшләре бара. Бүгенге көндә әзерлек паспортлары эшләнгән, һәрбер авыл җирлеге белән актларны эшләп бетерәсе калды. Шатрашан һәм Мунчәли авылыннарында халыкка язгы ташу вакытында ниләр эшләргә кирәклеге хакында белешмәләр таратылды. Беренче эш итеп, шулай ук, бозларны каралту эшләре алып барыла, елга юллары чистартыла. Кирәк булган очракта, бозны шартлату җайланмаларына гариза бирелде.

Гадәттән тыш хезмәтенең язгы ташу чорындагы киңәшләре

Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр исә синоптиклар хәбәрләренә әледән-әле колак салырга һәм үзләре өчен нәтиҗә чыгарырга тиешләр; түбәләр һәм ишегалларын кардан арындырырга; кар сулары читкә агып китсен өчен каналлар казырга һәм йорт-җиргә су кермәсен өчен, киртә булырлык дамба кебек корылма ясарга; базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерергә; эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип 3 көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап әзерләп куярга, ә документларны һәм акча ише кыйммәтле әйберләрне, юешләнмәсен өчен, полиэтилен капчыкка салып өстәге киеме арасына ышанычлы итеп яшерергә; бәла килә калса, беренче чиратта, балалар һәм олыларны, авыруларны коткарырга, мөмкинлек булса, матди һәм мөлкәти милекне куркынычсыз урынга чыгарырга; шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска: этләрне бәйдән ычкындырырга, үрдәк, каз, тавыкларны чормага менгереп бикләп куярга, зур терлекне югары җиргә илтеп бәйләргә; торак һәм каралты-кураны электр утыннан өзәргә, газ үткәргеч торба кранын ябарга һ.б

Язгы ташу вакытында ташу суына эләккән очракта авыр киемне салу, батмый торган каты берәр нәрсәгә ябышып һәм су агымына буйсынып йөзү кулай. Су бозлы булуын исәпкә алып, суга төшкән кешенең тәне тиз арада суынуын онытмаска кирәк, чөнки су, һавага караганда, җылылыкны үзе аша 25 тапкырга тизрәк үткәрә. Салкын судагы кешенең тән температурасы озак вакыт 35 градустан да ким булса, ул гипотермиягә китерә һәм кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Суда өшегән кешене җылы душта, саунада тотып җылытырга, аеруча арка һәм күкрәк турыларын җылытырга, коры кием һәм кайнар чәй бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы ташу