Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы хезмәт бәйрәме белән

1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме . Әлеге бәйрәм һәрвакыт мондый исем йөртмәгән. Шулай да ул дөньяның 142 илендә 1 Май - Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне булып саналган, бүген дә шуның 66сында билгеләп үтелә.

1886 елның 1 маенда АКШ һәм Канаданың күп шәһәрләрендә, кешеләр эш көнен сигез сәгатькә калдыруны сорап митингларга һәм демонстрацияләргә чыкканнар.

Россия империясендә бәйрәм Варшавада 1890 елдан бирле билгеләп үтелә. Бер елдан соң ул Петербургта билгеләнә башлый. 1986 елдан бирле бәйрәм сәяси характер ала. Халык плактлар һәм шарлар белән мәйданнарга чыгып, аны билгели. Хәер, бүген әлеге кыйммәтләр онытылса да, 1 Май бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Шулай ук, бәйрәм беренче чиратта, бакчаларда хезмәт бәйрәме буларак эшләп тә уза әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 май яз һәм Хезмәт бәйрәме