Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы чакырылышта Чүпрәленең 70кә якын егете армия хезмәтенә китәчәк

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел Россия хәрби көчләренә якынча 4 меңгә якын татарстанлы китәр дип көтелә. Чүпрәле районы буенча әлеге сан 70 кә якын.

Язгы чорда армия сафларын тулыландыручы егетләр санының, көзге чакырылышка караганда, күбрәк булуы югары белем бирү учреждениеләрендә укуларның тәмамлануы белән бәйле. Кулларына диплом алган яшь белгечләрнең күпчелеге, шулай итеп, язгы чорда армия хезмәтен үтәргә китә. Гадәттә, үз теләкләре белән. Хәер, шулай булмый мөмкин дә түгел, быелдан башлап 27 яше тулып та, армиягә бармый калган ир-егетләргә хәрби билет түгел, ә махсус белешмәләр тапшыра башлаячаклар. Бу гамәл дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертелү белән бәйле. Әлеге кәгазь исә югары белем алган яшь белгечкә дәүләт һәм муниципаль органнарда хезмәт итүгә барлык юлларны ябачак. Шуңа да, чираттагы язгы чакырылыш комиссиясен узу-чы белемле егетләргә районның баш хәрби комиссары Вил Нуруллин хезмәт юлларына киртә салганчы, бер ел хәрби бурычны үтәп кайтырга киңәш бирде.

2014 елның язгы чакырылышына эләгүче егетләрне тагын бер яңалык көтә-армия сафларына чакырылган һәркем өчен махсус шәхси электрон карталар булдырылачак. Әлеге картада ир- егет турында мәгълүмат, аның фотосы, медицина белешмәсе һәм хәрби хезмәт узу урыны күрсәтеләчәк. Чүпрәле егетләре, гадәттәгечә, быел да Үзәк, Көньяк, Көнбатыш хәрби округларда хезмәт итәчәкләр. Шулай ук, район шефлык итүче Мәскәү янындагы Нагинск шәһәрендә дә армия хезмәтен узачаклар.

-Соңгы елларда район егетләре сәламәтлекләре белән мактана ала. Медицина күзәтүе узучылар арасында барысы да диярлек хәрби хезмәткә яраклы дип табыла.

Хезмәт итү бер генә ел булгач, качып йөрүчеләр дә юк, диярлек. Хәтта, югары уку йортларыннан яллар алып, үз теләкләре белән, хезмәт итәргә китәләр.

Быелгы язгы чакырылышта үзгәрешләр юк, хәрби хезмәт турында законнар үз көчендә кала.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга кәрәзле телефон тапшырыла, әти-әнисе белән сөйләшү мөмкинлеге бирелә.

Туклану ягын да әйбәт дияр идем, бүген хәрбиләргә швед өстәле тәкъдим ителә, ризыкларны сайлау мөмкинлеге бар. Комиссия узу чорында әти-әниләр дә катнаша, сорауларын бирә ала. Бер сүз белән әйткәндә, армия тормышы яхшырганнан-яхшыра гына бара. Калганы солдатның үзеннән тора,-ди хәрби комиссар Вил Нуруллин.

Комиссия тикшерүе вакытында әтиләрнең катнашуын үзем дә күрдем.

Коршангы-Шигали авылы егете Максим Алексеевның әтисе Владимир биредә иде. Максим үзе һава десанты гаскәрләрендә (ВДВда) хезмәт итәргә теләге булуын белдерде. Сүз уңаенда әйтеп үтим, комиссия вакытында хәрби комиссар Вил Нуруллин армиягә чакырылучы егетләрнең тормыш-көнкүреше, эшчәнлекләре, кайда хезмәт итәргә теләкләре белән дә кызыксына.

-Абыем Вячеслав Ульяновск шәһәрендәге 31 нче һава десанты гаскәрләрендә контракт белән хезмәт итә. Минем дә шундый частьтә һәм контракт буенча хезмәт итәсем килә,-ди Максим. Әмма монысы бик үк гади булып чыкмады. Беренчедән, яңа закон нигезендә контракт хезмәтенә кичектергесез (срочный) хезмәтне алты ай үтмичә чакырылу мөмкин түгел икән, элек ул өч ай гына булган. Икенчедән, югары белеме булганнар гына контракт буенча, хезмәткә кичектергесез (срочный) хезмәтен үтәмичә дә чакырыла ала. Шулай да Максимның әлеге гаскәрләрдә хезмәт итү теләге чынга ашар кебек. Вил Нуруллин әйтүенчә, быел Омск, Новосибирск шәһәрләренә мондый частьләрдә хезмәт итү өчен хәрбиләр чакырылачак.

Язгы чакырылыш комиссиясендә 18 яшен 11 сыйныф укучысы буларак каршылаучылар да бар иде. Аларның күпчелеге мәктәпне тәмамлагач, беренче чиратта, югары уку йортларына керәселәре килүләрен белдерделәр. Ә инде төрле һөнәри белем йортларын тәмамлаучылар, армиягә барасыбыз килә, диделәр.

Илнур Алиуллов, Кече Чынлы авылы:

-Буа шәһәрендә техникумда механик белгечлеге буенча белем алдым. Автомобиль йөртү, пешекчегә дә таныклыкларым бар. Хәзер менә армиядә хезмәт итәргә дә вакыт җитте дип уйлым. Бер ел тиз узып китәр, шулай да хезмәт итәсе часть әлләни ерак булмаса иде, дип телим.

Язгы чакырылышта беренче төркем апрель азагында, я булмаса, май бәйрәмнәреннән соң озатылачак.

Һәрбер ата-ана өчен армия хезмәтенең озын булмавы, газиз баласы хезмәт итәсе җирдә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрүе мөһим. Язгы чакырылыш чорында 2-21-09 (район хәрби комиссариаты) һәм 8 (843)-570-31-56 (Казандагы хәрби комиссариат) телефон номерлы "Кайнар линия" эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия хезмәте язгы чакырылыш