Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы чакырылыш башлана

Агымдагы елда республикадан хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе барышында 4,5 меңләп егет хәрби кием киячәк.

Үткән ел язгы һәм көзге чакырылыш барышында Татарстаннан Хәрби Көчләр, Эчке гаскәрләр хәрби частьләренә һәм берләшмәләренә, башка хәрби формированиеләргә 8251 егет озатылган. Күпчелеге Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларга эләккән.

Армия хезмәтенә чакырылучы егетләр күбрәк Татарстан белән шефлык элемтәләре урнаштырылган частьләргә озатылачак, дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетында үткән киңәшмәдә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин. Үткән ел 3 меңнән артык татарстанлы шундый шефлык частьләрендә хезмәт иткән.

-Язгы чакырылышта һө-нәри белгечлек алып чыгучылар күбрәк алыначак. Әлеге уңайдан, уку йортлары белән тыгыз элемтәләр урнаштырылган, шуңа да анда белем алучылар үзләренең кайсы частьтә хезмәт итәчәген белеп торалар,-ди Сергей Погодин.

ТР Хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлек начальнигы Вил Нуруллин: -Бүгенге көндә, шулай ук, армиягә контракт буенча хезмәт итәргә теләге булган ир-егетләрне дә барлыйбыз. 2012 елда, мәсәлән, Ульяновск шәһәрендә контракт буенча 22 егетебез хезмәт итү теләген белдерде. Шулай ук, Үзәк хәрби округта 10га якын егетебез хезмәт итә. Алар хакында хәрби частьләрдән бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәбез, бу бик куанычлы. Контракт буенча хезмәт итәргә теләге булганнар район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итсеннәр,-диде ул.

Яшьләрдә Ватанга булган мәхәббәтне, патриотик рухны тәрбияләү максатыннан республикадагы балалар йортлары базаларында кадет мәктәпләре оештыру турында да сүз алып барыла. Әлеге хакта киңәшмәләрнең берсендә ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов үз фикерләрен җиткергән иде. Шулай итеп, илебездәге һәр яшь кешедә үз иленең тарихын белү, Ватанга тугрылык саклау бурычы куела.

-Яшьләребезне ни рәвешле тәрбия кылсак, аларның илебезгә, җәмгыя-тебезгә мөнәсәбәте дә шундый булачак,-ди баш комиссар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт