Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өйләргә кереп ярдәм сораучылардан, я булмаса әйбер сатып йөрүчеләрдән сак булыгыз!

Авылларда да, район үзәгендә дә әледән-әле өйләргә кереп ярдәм сорап, я булмаса әйбер сатып йөрүчеләрне күрергә туры килә. Теләкләре изгедә, чынлыкта да зыян күргәннән соң ярдәм сораулары булса, халкыбызның күңеле киң-ярдәм итә, әлбәттә. Әмма ниятләре изгедә икәнлеген каян белергә икән соң? Элегрәк безнең өйгә дә ярдәм сорап кергән бер гаилә...

-Авылда таныш түгел, шикле кешеләр йөргәндә, хәбәр итегез, тикшереп карыйк аларны,-ди район прокуроры .

Ә Кәкерле ягында берничә атның югалуында да шундый, шикле халыкның кулы уйнаганлыгы мөмкин булуы турында әйтә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Сибагатов та. Чөнки берничә көн элек кенә ул авылларда чегән халкына охшаган кешеләр товар сатып йөргән булган.

Бу хәлләрнең барысы да аеруча сак булырга кирәк икәнлеген тагын да искәртә. Дөрес, без үзебезне зур шәһәрләрдән читтә яшәүчеләр буларак күрәбез дә, безнең якларда нәрсә бар, кем килсен дип кенә җибәрәбез. Әмма, булмас димә, дөнәя бу! Шушы көннәрдә генә булып үткән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында да мондый проблемалар тагын бер кат ассызыкланды. Республикада авыл җирлекләре Советы биналарына тиешсез рәвештә үтеп керү фактлары бар. Безнең карашка авыл җирлеге Советы биналарында да бер әйбер дә юк кебек, югыйсә. Әмма кемнедер нәрсәдер кызыктыра килеп чыга. Һәм соңгы вакытларда районда янгыннарның ешаюы да төрле уйларга этәрә. Дөрес, уйлар - уйлар гына булып калсын иде, дип телисе килә. Кешегә начарлык теләп аны мал-мөлкәтеннән мәхрүм итүче, районга зарар итүче булмасын иде инде! Әмма, шикләнә калганда, я булмаса нинди дә булса информация белгән очракта, авыл кешесе эчке эшләр органнарына, прокуратурага хәбәр итсә, бик яхшы булыр иде әлбәттә. Алар исә, үз чиратларында, мөһим дип табылган хәбәрләрнең акча белән бүләкләнәчәге хакында белдерәләр.

Саннарга килгәндә исә, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, янгыннар очрагы районда 6га артып, 30 булып теркәлгән. Сак һәм уяу булыгыз. Күршегездәге ялгыз, карт, я булмаса әһлагы биек булмаган кешеләр тормышына да игътибарлы булсагыз-үзегезне дә аларны да бәладан сакларсыз. Моны да онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар