Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа уку елына яңа мәктәп

Билгеле булганча, республика Президентының мәктәпләрне төзекләндерү программасы май аеннан старт алды. Программа өч елга каралган. Аның нигезендә республикада барлыгы 787 мәктәпне (2012 елда 154 мәктәп) яңарту көтелә.

Төзекләндереләсе исемлеккә 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән гомуми белем бирү учреждениеләре кергән. Моннан тыш, 42 махсус һәм коррекцион мәктәп тә читтә калмаячак. Программа буенча иң күп мәктәпләр Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдә һәм Мамадыш, Түбән Кама, Бөгелмә, Мөслим районнарында ремонтланачак. Программага бүленгән акчага түбә, тәрәзә, тышкы ишекләрне алыштыру, эчке коммуникация эшләре башкарылачак.

Программаның тиешенчә һәм үзвакытында тормышка ашырылуын контрольдә тоту нисбәтеннән чыгып, һәр атна ТР Министрлар Кабинетында киңәшмә үткәрелә. Әлеге киңәшмәне шәхсән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барып, күзәтү үткәрә. Киңәшмә барышында урыннарда башкарылган эшләрнең күләме, җитешсезлекләре, гомумән, эш процессы анализлана.

Әлеге программа нигезендә районда да җитди эш алып барыла. Агымдагы елда төзекләндерү бәхете "елмайган" Марс урта мәктәбендә бүген бинаның түбәсе тулысынча яңартылган. Эшчеләр тузган тәрәзәләрне пластикка алмаштыру һәм аның яңакларын ясау эшләрен төгәлләгәннәр. Шулай ук, параллель төстә өлешчә җылылык системасын алмаштыру да бара.

-Барлык мәсьәләләр янәшәсендә, җылылык булдыру, шулай ук, иң борчыган проблемаларның берсе иде, менә хәл ителә дә инде,- ди мәктәп директоры Гөлназ Шәрәфетдинова.

Моңарчы барлык уңайлыклары да тышта булган мәктәп бинасы төзекләндерүдән соң, гомумән, башка төсмер алачак. Биредәге якты, җылы бүлмәләрдә укуы да рәхәт булачак. Моннан тыш түбә астына балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктын берләштерү дә каралган. Бүгенге көндә әлеге уңайдан да эшләр алып барыла.

Барлык эшләр белән беррәттән, мәктәп коллективы да һәр көнне сыйныф бүлмәләрен, коридорларны буяу, чистарту эшләре белән мәшгуль. Мәктәптә барлыгы 7 млн. артык сумлык төзекләндерү эшләре үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпләрне төзекләндерү