Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа торак йорт сафка басты

12 ноябрь көнне районда 33 фатирлы яңа йорт сафка басты. Әлеге йортны ачу тантанасында район Башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Рәүзил Хаҗиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Район үзәгендә сафка басучы әлеге өч катлы йорт Төркия технологиясе буенча төзелә. Биредә бер бүлмәле дигәннәренең мәйданы 42-45, ә ике бүлмәлеләрнең 69м2 зурлыкта. Йортта яшәүчеләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Керү юллары асфальтланган, балалар өчен махсус уен мәйданчыгы да төзелгән.

Тантанада район Башлыгы Тимур Нагуманов халыкның торак шартларын яхшырту программасы нигезендә төзелгән әлеге йорттан фатир ачкычы алу бәхете тәтегән һәркемгә биредә исән-имин гомер кичерүләрен теләде.

-Мондый чараларның үтүе һәм әлеге тантаналарда катнашуы бик күңелле,-диде ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Рәүзил Хаҗиев. - Торак шартларын яхшырту программасы буенча республика күләмендә шактый гына йортлар салынды. Әлеге эш тагын да дәвам итәчәк. Ә инде бүген фатирлы булучы һәркемгә гаилә иминлеге телим.

Яңа йортта яшәүче һәркем бу көнне җитәкчеләр кулыннан бүләкләр, ә инде йортны төзүче компания вәкилләре Мактау Грамоталары алдылар.

Җитәкчеләр торак йортка үтеп, аның уңайлыкларын тикшерделәр, шушы йортта яшәүче 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучысы Эльмира Яфизова фатирында кунакта булдылар.

Яңа йортны ачу тантанасыннан соң район мәдәният йортында оешма, предприятие җитәкчеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре катнашында зур утырыш булып үтте. Анда Чүпрәле районы Башлыгы Тимур Нагуманов төп доклад белән чыгыш ясады.

Чыгышында ул районның социаль икътисадый үсешен барлады, башлыча авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышларга тукталды һәм киләчәккә булган перспективалы юнәлешләрне билгеләде.

Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Рәүзил Хаҗиев утырышта ясаган чыгышында районның эшчәнлегенә уңай бәя биреп, шулай да әле ирешелгәннәрдә тукталмаска өндәде. Нигездә бүген киләчәк турында уйлап, халыкның яшәү дәрәҗәсен тагын да үстерү өлкәсендә шактый гына эшләр башкарырга кирәклеген әйтте. Шулай ук, бүгенге көндә республикада кече һәм урта бизнес эшчәнлеге нәтиҗәле үсеш ала баруын, әмма бу яктан Чүпрәле районында әле эшлисе эшләрнең барлыгын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев