Яңа паспортлар гамәлгә керә
Тиздән яңа буын яки биотермик чит ил паспортлары бирелә башлаячак.
Әлеге паспортларның тышына аның яңа электрон паспорт икәнлеген дәлилләүче микросхеманың махсус логотибы-голографик наклейка сугыл-ган. Паспорт иясенең мәгълүматлары язылган һәм фоторәсеме куелган бит беренче урнаштырылган. Аннан соң биотермик паспортның беренче бите гадәтидән калынрак, банк картасына охшаганрак. Яңа паспортның төп аермасы беренче бите эчендә электрон чип-микросхема урнаштырылган. Ул үз эчендә машинада санау зонасы, паспорт иясенең фоторәсемен, аның туу урыны һәм датасы, паспортны бирүче орган һәм датасы турындагы мәгълүматларны саклый. Паспортның гамәлдә булу срогы-10 ел. Чит ил паспортына балалар турындагы мәгълүмат кертелми, аларның һәркайсына аерым паспорт ясалырга тиеш. Яңа паспортның битләр саны да 36дан 46га арткан. Ялган паспорт ясаудан да сакланган: "Госзнак"та суктырылган бланклар гына кулланыла, шифрлы код алгоритмы нәтиҗәсендә ясалган микрочипны да бозу авыр. Дәүләт пошлинасы өлкәннәр өчен-1000 сумнан 2500 сумга, балалар өчен 300 сумнан 1200 сумга кадәр артуын да искәртәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев