Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Кәкерле юллы булды

-Юл булса авыл яши!-диләр. Районда хәзер асфальт җәелгән олы юлларга тоташмаган авыллар калмады, диярлек. Ә менә Яңа Кәкерле авылы халкына әлегә кадәр "Цивильск-Ульяновск" трассасына чыгу өчен шактый иза чигәргә туры килә иде.

Әй, шатланды да соң халык. Олы юлны Яңа Кәкерле авылы белән тоташтырган көнне һәр йорт бәйрәм-тантана итте. Авыл җитәкчелеге юл төзүдә катнашкан барлык хезмәткәрләрне мәктәп бинасына кунакка чакырды. Олылар да, кечеләр дә үзләре белгәнчә аларга чын күңелдән ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

-Әлбәттә, әлеге юл безнең өчен стратегик әһәмияткә ия. Халыкның тормышы, көнкүреше турыдан-туры шушы юл белән бәйле. Бу вакыйга безнең авыл тарихында онытылмаслык якты хатирә булып сакланыр. Рәхмәт барыгызга да, юл төзү эшенә өлеш кертүче барлык җитәкчеләргә, инженерларга һәм хезмәткәрләргә иң җылы хисләребезне җиткерәбез. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә имин, рәхәт тормыш телибез,-диделәр тантананы ачып авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов һәм мәктәп директоры Шамил Абдрахманов.

Реклама

Авыр сугыш елларында тылда фидакарь хезмәт куйган Диләрә апа Сибгатуллинаның чыгышы да тантанага килүчеләр күңелендә тирән хисләр уятты.

-Бүгенге тормыштан зарланучылар да аз түгел. Ни генә сөйләсәк тә, яшәешебезне, көнкүрешебезне начар дип булмый. Безнең буын вәкилләре күргән сынауларны Ходай кабат күрсәтмәсен иде. Аллага шөкер, авылыбыз матурая, һәр хуҗалыкка газ кергән. Кешеләр якты, җылы өйләрдә яши. Рәхмәт сезгә, барыгызга да,-диде Диләрә апа.

Аннан соң юл төзүчеләрне кунак өстәле артына чакырдылар. Мәктәп коллективы алар өчен концерт программасы да әзерләгән иде. Укучылар юл төзүчеләргә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, истәлек өчен фоторәсемнәргә төштеләр. Юл идарәсенең баш инженеры Айрат Сәнатуллин һәм хезмәтне саклау буенча белгеч Нияз Нургалиев кунакчыл булганнары өчен Яңа Кәкерле авылы халкына рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ничек яшисең авыл?

2
X