Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа җитәкче билгеләнде

Бүген Чүпрәлегә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Муниципаль берләшмәләр җитәкчесе Миңсәгыйть Шакиров килде. Казаннан килгән җитәкчеләр башлап капиталь төзекләндерелгән район үзәк хастаханәсен карадылар. Аннан соң Чүпрәле муниципаль район Советы депутатларының чираттан тыш утырышында катнаштылар. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Ильнур Гарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир...

Утырышта беренче мәсьәлә булып район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиулловның эштән азат итүне сорап язган гаризасы каралды. Әлеге хәлгә ачыклык кертеп Илдар Халиков Шәүкәт Алиулловның эштән азат ителүе аның биләгән вазифасын үти алмавыннан түгел, ә район башлыгы итеп тәкъдим ителә торган кандидатураның законлы процесслар үтүе өчен кирәк дип белдерде.

Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, Президент Рөстәм Миңнеханов Указы белән ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил вазыйфасы гамәлгә куелды. Аның җитәкчесе итеп, 25 январьда ,Тимур Нагуманов билгеләнгән иде. Илдар Халиков Тимур Нагуманов җитәкчелегендә соңгы елларда районда башкарылган эшләрнең нәтиҗәле булуын әйтте. Район башлыгы вазифасына 24 яшендә билгеләнүенә карамастан, аның команда туплап район үсеше, халыкның көнкүрешен яхшы якка үзгәртү өчен тырышып хезмәт итүен ассызыклады.

- Президент та, без дә районның киләчәген шушы төбәктә туып үскән Александр Валерьевич Шадриков кандидатурасы белән бәйлибез. Чүпрәле районының гади булмаган район икәнлеген беләбез. Чит төбәкләр белән чиктәшлек итүегезнең уңай сыйфатлары булып товар алмашу торса, аның тискәре яклары да бар, бу шул ук кадрларның читкә китүе, һ. б.. Эшлисе эшләр күп әле. Мәктәпләрне ремонтлыйсы, авыл хуҗалыгында ирешкән уңышларны саклап каласы, кече һәм урта эшмәкәрлекне тагын да үстерәсе бар. Шуңа да Татарстан республикасы Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән Александр Шадриков белән дә бер команда булып, уртак тел табарсыз дип ышанабыз, -диде ул.

Депутатлар Александр Шадриковка район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаруны бертавыштан йөкләделәр.

Утырышта "Цильна" җәмгыяте директоры Барис Гафуров сүз алып, район халкы, депутатлар исеменнән Тимур Нагумановка Чүпрәле районы хакына куелган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Киләчәк тормышында, хезмәтендә уңышлар теләде. Александр Шадриковны районның җитәкче постларында эшләп киткән кеше буларак, райондашларга яхшы таныш, белемле, киң эрудицияле җитәкче, район башлыгы вазифасына лаеклы кандидат дип бәяләп, аңа хезмәт күрсәткечләре белән ярдәм итәчәкләрен белдерде.

Александр Шадриков, үз чиратында, мондый ышаныч белдерүләре өчен ТР Президентына, Премьер-министрга, депутатлар корпусына рәхмәт әйтте. Әлеге ышанычны аклау өчен тырышачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев