Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Элмәледә күпфункцияле үзәк төзелә

Районда республика программасы нигезендә быел да күп кенә төзелеш-ремонт эшләре башкарыла. Объектларның кайберләрендә инде төзүчеләр эшне киң колачка җәелдерергә дә өлгерделәр.

Әйтергә кирәк, төзелешләрнең күп өлеше мәгариф өлкәсенә карый. Бу-мәктәпләр һәм балалар бакчалары биналарын төзү, төзекләндерү. Бүгенге көнгә Матак, Городище, Борындыкта мәктәпләрне капиталь төзекләндерү эшләре бара, Иске Элмәле, Кече Чынлы, Иске Дуван авылларындагы мәктәп биналары, балалар бакчаларын урнаштыру өчен, реконструкцияләнә. Татар-Саплыгы, Иске Чүпрәле, Яңа Уби авылларында төзелүче балалар бакчаларының исә түбәләре ябылды, төзүчеләр эчке эшләргә кереште.

Яңа Элмәле авылында төзеләчәк күпфункцияле үзәк бинасының фундаментын яраклаштыру эшләре дә башланды. Төзелеш эшләрен «ЭнкиГрупп» оешмасы башкара. Әлеге мәһабәт бина авыл җирлеген, мәдәният йортын берләштерәчәк. Төзелеш өчен республика бюджетыннан 10 миллион 500 мең сум акча бүлеп бирү каралган.

-Авылда 773 кеше яши, шуларның 178е пенсионерлар. Мәктәптә 100 бала белем ала, 25се балалар бакчасына йөри, 15 ләп бала бакчага чират тора. Авыл җирлеге бинасы 1960 елда төзелгән, мәдәният йорты аннан да күпкә элегрәк-1876 елда ук(!). Республика программасы нигезендә төзелеш эшләре бездә була дигәч, бик куандык. Күпфункцияле үзәктә почта бүлегенә дә урын табылмасмы әле дип торабыз. 2015 елда мәктәп бинасын төзекләндерү күздә тотыла. Үткән ел башлап калдырган күпер төзелешен төгәллисе бар. Авыл халкы өчен бик кирәк булган социаль объектлар болар,-ди авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов.

-Без, һәрвакыттагыча, эшне "кара җирдән" башладык,-ди баш инженер Илнар Низамов. -Эш план буенча бара, төзелеш материалларына тоткарлык юк. Монда сигез кешедән торган эшчеләр бригадасы эшли, барысы да чүпрәлеләр, прораб Удкер Рузметов та, үз эшенең остасы.

Бина бер катлы, 398 кв.метр мәйданда булачак. Эшләрне агымдагы елның 1 августына тәмамларга планлаштырабыз. Бер үк вакытта безнең оешма эшчеләре Матак авылындагы мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләрен дә алып бара. Анда тәрәзәләр куюны төгәлләдек.

Күргәнегезчә, районда төзелешләр гөрли. Яңа корылган, ремонтланган объектларның район халкының яшәү, эшләү шартларын тагын да яхшыртачагына сөенергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпфункцияле үзәк