Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңачүпрәлеләр бердәм тавыш бирделәр

1370 номерлы сайлау участогы үз эшен иртәнге сәгать җидедә башлап җибәрде.

Комиссия рәисе Дамир Алимов сайлаулар башлануын рәсми төстә игълан иткәч, Яңа Чүпрәле авылы ветераннар советы башлыгы Җәүдәт Мөдәрисов сүз алып бүгенге сайлауларның сәяси әһәмияткә ия булуын һәм авылдашларны әлеге чарада зур активлык күрсәтергә чакырды. Әлеге торак пункт буенча 884 сайлаучы теркәлгән. Көн уртасында аларның 67 проценты тавыш бирергә дә өлгерде.

Кичке сәгать бишкә ул күрсәткеч 92 процентны тәшкил итте. 40 кешенең өенә барып сайлаттылар. "Авылдашларның мондый активлыгы бигрәк тә шатландыра, яшьләр аеруча бердәмлек күрсәтте. 16 яшь егет һәм кыз беренче мәртәбә тавыш бирделәр-, ди Дамир Дәүләтшинович. Ульяновск дәүләт техник университетының беренче курс студенты Айгөл Сәлахова иң беренче сайлаучы буларак махсус бүләк тә алды (рәсемдә). Аның артыннан ук Казан медицина университеты студенты Алсу Закирова сайлады. "Мондый зур чарада тәүге мәртәбә катнашуыбыз Татарстан Республикасы Президентын сайлау белән бәйле булуына бик шатланабыз. Республикабызның киләчәктә дә чәчәк атуын, ә күп милләтле халыкның дус һәм имин яшәвен телибез",- ди кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар