Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чүпрәле авылы халкы юлны да, күперне дә үзләре төзегән

Һәр авылның үз проблемасы. Гадәттә халык җыеннарга җыела, җирлек башлыклары, район җитәкчеләре, депутатлар, эшмәкәрләр катнашында аларны хәл итәргә тырышалар, ә кайчакта үзләре үк хәл итү юлларын эзлиләр.

Яңа Чүпрәле авылының көнбатыш өлешендәге җирлекне халык телендә "Санта- Барбара" дип йөртәләр. Үткән гасырның 90 нчы елларында килеп урнаша башлыйлар бирегә. Кыска гына вакыт аралыгында бик матур заманча йортлар төзелә, урамнар барлыкка килә. Тик менә юллар төзү генә, гадәттәгечә икенче планга куела. 1996 елда бер төркем халык җыйналып район башлыгына килә һәм бу хакта зур сөйләшү була. Шушы ук елны Сәйдәш исемен йөрткән 500 метр озынлыктагы олы урамга асфальт та салына.

-Безнең урам соңрак барлыкка килде. Район электр челтәре үз хезмәткәрләренә йортлар сала башлагач, аның исемен дә "Энергетиклар" урамы дип куштылар. Хәзер монда тугыз йорт урнашкан. Ул вакыттагы урам юлыбыз турында искә аласы да килми. Язын- көзен, йә булмаса көчле яңгырлардан соң трактор да үтә алмаслык чокырлар барлыкка килә иде, күбебез машиналарын төнгегә урам башында кундырды. Бигрәк тә мәктәпкә йөрүче балаларыбыз җәфа чикте. "Безгә монда берәү дә асфальт салып бирмәс, дип уйлаштык та, 250 метр озынлыктагы урамга үзебез юл төзергә керештек,"- дип сөйли биредә яшәүче Радик Сафин. Татар Шатрашаны авылыннан КамАЗ машиналары белән 26 рейс туфрак , 11 рейс вак таш һәм биш рейс асфальт- бетон гранулят кайтаралар. Су агып уза торган урынга плитәләрдән күперен дә ясыйлар. -Әлбәттә, бераз ярдәм итүче булмаса безгә бик авырга туры килер иде. Бу уңайдан район советы депутаты Айрат Низамовка һәм электр челтәре начальнигы Ирфан Рәхматуллинга бик рәхмәтлебез,- дип сүзгә кушыла Фәнис Билалов. Энергетиклар урамында яшәүчеләр үзләре яныннан агып үтүче елга аша кечкенә генә басма да ясап куялар. Искесенең терәүләре, такталары череп ишелеп төшкән. Кечкенә булса да бик җайлы, иң мөһиме бик ышанычлы.

-Хәзер безнең бөтенесе дә әйбәт шикелле, тик менә урамыбыз буйлап агып төшүче суга гына эч поша. Кушкуак авылыннан килүче суүткәргеч торба тишелеп су ага башлаганга берничә ел үтте инде. Шушы кадәр суны әрәм итеп елгага агызу бигрәк тә кызганыч бит,- диләр мондагылар. Моннан 18 ел элек салынган Сәйдәш урамындагы асфальтның җимерелеп машина үтә алмаслык хәлгә килүе дә борчый "Санта- Барбара" кешеләрен. Чокырларның елдан- ел зурая барып, бернинди транспорт уза алмаслык хәлгә килүе өркетә аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ничек яшисең авыл?