Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Якын дуссыз калма!

Бу көннәрдә республика почтампт бүлекләрендә кызу "урак өсте"- һәркайсында традицион рәвештә "Абунәче көннәре" үтә.

Сер түгел, соңгы елларда матбугатка язылу кампанияләре бик авырлык белән бара. Мәгълүматлар буенча гына да Россиядә газет-журналларга язылуның 20-25 процентка төшүе билгеле. Саный китсәң, моның сәбәпләре күп төрле. Шул ук телевидение, интернет хәбәрләре... Соңгы елларда исә интернеттагы газета сайтлары да эшчәнлекләрен шактый актив алып баруы моңа зур йогынты ясый.

Республикада бүген якынча 1000ләп масса-күләм мәгълүмат чарасы исәпләнә. Ни генә булмасын, гомер-гомергә үзенең юлдашчысы итеп сайлаган матбугатына тугры калучы абунәчеләребез бар әле. Аннан югарыда саналган мөмкинлекләр бар кешегә дә барып җитә алмаска да мөмкин. Шуңа да матбугат басмалары үзләренең абунәчеләре белән ешрак очрашу максатын куя. Ә моның өчен "Абунәче көннәре" менә дигән форсат. Шул ук вакытта күзгә-күз очрашу икеяклап та файдалы. Бердән, матбугатта эшләүчеләргә абунәче фикерен ишетү мөмкинлеге туса, икенчедән, бүләкләр, ташламалы бәяләр...

Агымдагы елда район почтамт бүлегендә мондый чаралар берничә тапкыр үткәрелде. 17 октябрьдә үтүчесе шуның чираттагысы иде. Бу көнне почтамт бүлегенә "Акчарлак", "Сөембикә" редакцияләреннән вәкилләр килде.

"Cөембикә" журналы үзенең 100 еллык юбилее уңаеннан абунәчеләргә аеруча күп ташламалар тәкъдим итте, лотореялар уйнатты. "Туган як" район газетасы да бу көнне чарадан читтә калмады, үз абунәчеләренә, шулай ук, бүләкләрен таратты.

Реклама

Абунәче көне район почтамт бүлегенең ремонттан соң яңартылган клиентларның кабул итү бүлмәсендә узуын да әйтеп үтәргә кирәк.

-Яңа, матур әлеге залда клиентлар өчен тагын күп уңайлыклар тудырылып, почтамт бүлеге тарафыннан төрле хезмәтләр (түләүләр, акча күчерүләр, товарлар тәкъдим ителә) күрсәтелә. Шулай ук, республика почта хезмәте халыкка күп төрле акцияләр тәкъдим итә. Райондашларыбызны әлеге чараларда катнашырга чакырып калабыз,-ди әлеге уңайдан район почтамт начальнигы Назыйм Нәфиев.

Әйе, җәмгыятьнең дөньяда барган вәзгыятьне элек-электән белеп торасы килгән һәм килә. Ә арадашчы булып моңа һәрчак матбугат торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Абунәче көне