Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшәү яменең сере

Гаилә ныклыгы-ил ныклыгы дип юкка гына әйтмиләр. Ә менә Зур Чынлы авылында яшәүче Кәримә апа һәм Зариф абый Насыйровлар, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Маһирә апа һәм Адиҗан абый Мәхмүтовлар гаиләләренә сокланмый мөмкин түгел. Алар күп тә түгел, аз да түгел-65 ел(!) бергә гомер итәләр.

Әлеге хөрмәтле парларны Тимер юбилейлары белән котларга дип район Башлыгы Александр Шадриков, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова килделәр.

65 ел! Әйтергә генә ансат. Шулай булса да, ихтыяр көчләренең ныклыгын, максатчанлыкларын, карашлары, уй-ниятләре берлеген килеп туган авырлыкларга каршы куеп, барлык киртәләрне дә җиңә белгәннәр алар. Сүз тәмен тоеп, матур итеп сөйләшә белүләреннән, бүген дә бер-берсенә төбәлгән күз карашларыннан яшьлек мәхәббәтләренең әле дә булса сүрелмәгәнлеген, шундый ук ихлас һәм саф булуын күрергә мөмкин. Әти-әниләренең үткән тормышы балаларына, оныкларына һәм барлык гаилә коручыларга үрнәк булып тора.

Һәр ике гаиләдә дә бер-берсен бүлдерә-бүлдерә ничек танышулары, кавышулары хакында бәян итәләр. Ә яшьлекләрен дәһшәтле сугыш "урлаган" парларның гомер юлларында охшашлыклары шактый. Сугышка чаклы һәм сугыштан соңгы авыр еллар... ачлык, ялангачлык, окоп казулар, орлык ташулар...

-Безнең белән бергә булган егетләр күптән вафат. Инде авылда да ветераннардан икәү генә калдык,-ди Зариф абый.

Армия хезмәтеннән турыдан-туры сугышка киткән Зариф Насыйровка һәм Адиҗан Мәхмүтовка исән-имин кайту насыйп була. Сугыштан соң гаилә корып, Җиңү еллары белән иңгә-иң атлыйлар, туган авылларында хезмәт итәләр, илгә-көнгә лаеклы уллар, кызлар үстерәләр.

-Яшьләребезгә үрнәк парлар булганыгыз, хезмәт елларыгыз, якты киләчәк хакына гомерегез белән санашмавыгыз өчен олы рәхмәтләремне белдерәм,-диде район Башлыгы Александр Шадриков та хөрмәтле парларны котлап.

-Бергә кичергән еллар сизелми дә үтеп китте инде, без бу хакта оныткан да идек,-диләр алар шаяртып. -Ә чынлыкта исә яшисе килеп яшәдек, дөньябыз түгәрәк булсын дип, тормыш йөген тарттык. Әле дә үткән тормышны сагынабыз, әле дә яшәүдән туймадык. Яши белеп яшәргә кирәк, гомер дигәннәре, ай-һай кыска бит, яшьләр дә шуны онытмасыннар,-дип үзләренең яшәү яме серләре белән уртаклаш-ты ветераннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар 65 ел бергә гомер кичереп