Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә яшь сайлаучыларга Татарстан Республикасының Конституция китабын бүләк итәләр

Чүпрәледә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлавы дәвам итә. Иртәнге 10.00 сәгатттә 1369 номерлы сайлау участогында барлык тавыш бирүчеләрнең саны 48 процент тавыш биргән иде инде.

-1369 номерлы сайлау участогы буенча сайлаучылар саны 1514не тәшкил итә. Бу райондагы барлык сайлау участокларыннан иң зуры булып тора. Шуның 249ы алдан тавыш бирде,-ди сайлау участогы рәисе Эльмира Хәнҗәрова.

Сайлау участогына беренче тапкыр тавыш бирергә дип килүчеләр дә бар. Болар Ульяновск һәм Казан шәһрләрендә белем алучы югары уку йорты студентлары: Раил Аббазов һәм Илнар Шәрәфетдинов. Өй адресына аларның сайлауга килү турында махсус чакыру да җибәрелгән.

-Мондый сәяси мөһим чарада беренче тапкыр катнашуыбыз, шуңа да бераз дулкынландыра. Сайлауларда катнашу ул үзенең киләчәгең өчен битарафлык күрсәтмәү дип саныйбыз. Яшебез җитеп, илебезнең алдагы үсеше өчен тавыш бирә алуыбызга шул ук вакытта горурлык хисләре дә кичерәбез,-диләр алар.

Яшь сайлаучыларга участокта бүләк тә әзерләгәннәр. Эльмира Хәнҗәрова аларга Татарстан Республикасы Конституция китабын тапшырды.

Гамбәрия Байбулатова:

-19 яшемнән сайлауларда агитатор булып йөрдем. Бүген инде миңа 61 яшь. Безнең өчен илебездә тотрыклылык, тынычлык булуы мөһим, шулай ук, пенсиянең әйбәт булуы да яхшы. Шуңа да сайлауларга һәрвакыт киләм һәм үз тавышымны бирәм.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча Чүпрәле районы республика буенча тавыш бирүчеләр арасында алдынгы исемлекне били.

Сайлауга сәламәтлекләре буенча килә алмаганнарга, районда махсус төркем өйләргә барып тавыш бирү мөмкинлеге тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлавы