Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Яшь фермер" программасы эшли башлаячак

Бүген Чүпрәле район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында фермерлар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының конференциясе булып үтте.

Конференция эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов, урынбасары Алексей Сарафанов, район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илмир Измайлов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов, фермерлар, авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларының вәкилләре, район оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.

Конференциянең көн тәртибендә беренче мәсьәлә булып 2011 ел өчен фермерлык өлкәсендә йомгак ясау торды. Әлеге мәсьәлә буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов чыгыш ясады.

Бүгенге көндә кече крестьян-фермерлык хуҗалыкларын үстерү районның агропромышленность комлексы өлкәсендә стратегик бурычларның берсе булып тора. 2011 елда авыл хуҗалыгы продукциясе 1118,6 млн.сум күләмендә җитештерелгән, акчалата табыш 1030,8 млн. сумны тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы исә 2011 елда бер эшчегә 6823 сумга тиң.

Әлбәттә, крестьян-фермер хуҗалыкларының арта баруы куанычлы күренеш. Бүгенге көндә районда үз эшчәнлекләрен 556 крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр дәвам итә.

Шулай да һәр эшнең тәртибе булган кебек, биредә дә үз нечкәлекләре бар. Шуларның берсе булып уңдырышлылыкны һәм уңышны арттыру тора. Ә моның өчен билгеле сыйфатлы хезмәт таләп ителә.

-Күп кенә хуҗалыкларда тикшерелмәгән орлыклар чәчелә. Ә моның нәтиҗәсе бик начар булырга мөмкинлеген һәркем тагын бер кат уйласын иде. Шулай ук, җир кишәрлекләрен регистрацияләү буенча да сораулар әлегә күп. Соңгысына килгәндә, әлеге мәсьәләгә субсидияләрнең бирелүе турыдан-туры бәйле икәнлеген онытмасагыз иде,-дип кисәтте идарә начальнигы.

Реклама

Агымдагы елдан яңа"Яшь фермер" программасы эшли башлаячак. Әлеге программа кысаларында эшләрен яңа башлаучыларга җәелдереп җибәрү мөмкинлеге тудырыла.

Программа 2012-2014 елларга исәпләнгән. Аны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан - 61,6 миллион, төбәк бюджетыннан 81,9 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Конференциядә Исламетдин Низамов программаның шартлары белән таныштырды, шулай ук гаилә фермалары белән шөгыльләнүчеләр өчен дә өстәмә ярдәмнәр каралганлыгын белдерде.

Җирләрне документлаштыру тәртибе турында район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы начальнигы Әлфир Закиров сөйләде. Крестьян-фермер хуҗалык эшчәнлеген җәелдерү өлкәсендә кредитлар алу мәсьәләсенә "Россельхозбанк"ның райондагы филиалы җитәкчесе Җәмил Низаметдинов тукталды.

Көн тәртибендә шулай ук, крестьян-фермер хуҗалыклары Ассоцияциясенең яңа рәисен сайлау һәм Ассоцияциянең Уставын булдыру мәсәләләре дә куелган иде. Конференциядә катнашучы делегатларның бердәм тавышы белән яңа рәис итеп фермер Ринат Шәрәфетдинов сайланды.

Соңыннан район башлыгы Тимур Нагуманов к онференция эшенә йомгак ясап, фермерларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес

2
X