Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

В.В.ПУТИН: “РФ Президентын сайлау–ул халыкның сәяси үсешен, мөстәкыйльлеген күрсәтте”

4 март РФ Президентын сайлау көнне районда барлыгы 38 сайлау участогы, район үзәгендә исә 3 сайлау участогы эшләде.

Татарстан буенча 2853 сайлау участогы оештырылган иде. Башка сайлаулардан аермалы буларак, быел әлеге чарада һәрбер сайлау участогында видео-күзәтү камералары урнаштырылды. Теләгәннәр аның аша сайлау барышы белән таныша алды. Шул ук вакытта сайлау чарасының кайда ничек үтүен тәгаен беләсе килгәннәр өчен webvybory2012.ru сайтына кереп таныша алу мөмкинлеге дә тудырылды. Моның өчен алдан әлеге сайтта регистрация үтү кирәк иде. Мәгълүматлар буенча, соңгысыннан сайлау барышын ил буенча 25 миллион кеше күзәткән. Моннан тыш сайлау участокларында полиция хезмәткәрләре тарафыннан да күзәтү оештырылды. Алар сайлау үтәсе көн алдыннан һәркайсы үзенә тапшырылган участокта тәүлек буе, шулай ук, сайлау көнне дә эш барышының ахырынача кизү тордылар.

Район үзәгендә урнашкан 1369 номерлы сайлау участогында 4 мартның иртәнге ягында ук шактый сайлаучы үз тавышын бирергә теләк белдергән иде инде. Иртәнге сәгать тугызларда сайлаучыларның 20 проценты тавыш бирсә, 15.00 сәгатькә район буенча гражданнарның 80 проценттан артыгы сайлау участокларында булдылар.

Район халкының сайлауга күтәренке кәеф белән килүләрен дә билгеләп үтәсе килә. Иске Чүпрәле авылында яшәүче Марс Хәлилов Казан шәһәрендә хастаханәдә дәвалану курслары үтә икән. Гәрчә, аның сайлауда анда катнашу мөмкинлеге булса да, ул үз тавышын районга кайтып бирүне хуп күргән.

-Владимир Путинның беренче тапкыр президентлыкка сайлану вакытында комиссия рәисе вазифасын башкарырга туры килгән иде. Шуңа да әлеге сайлауларда да тавышымны үз участогымда бирәсем килде. Гомумән, ил өчен барган мондый сәяси вакыйгаларда һәр-кемнең үз гражданлык хокукыннан файдалануын кирәкле дип саныйм,- ди ул.

Бу көнне сайлау участокларына килә алмаган олы яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән, шулай ук, хастаханәдә дәваланучы сайлаучылар янына сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре чыкты. 1369 номерлы сайлау участогы рәисе Рамиль Әхмәтов белдерүенчә, мондый үтенеч белән әлеге участокка 130 кеше мөрәҗәгать иткән.

4 мартта узган РФ Президентын сайлауларда Татарстан халкының зур активлык күрсәтүен ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.Фомин да игълан итте. Сайлаулар вакытында кулланылган техник яңалыклар үзләрен сынатмаган, закон бозу очраклары күзәтелмәгән.

Сайлау эшендә Татарстанда 15 илдән халыкара күзәтүче эшләгән. "Алар 200гә якын участокта булды, автоном эшләде",-дип белдерде Анатолий Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәясәт