Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннарга торак

Шушы көннәрдә Миистрлар Кабинетында киңәшмә булып узды. 9 май алдыннан узган һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән әлеге киңәшмәдә иң беренче чиратта, тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ сугыш ветераннарын, аларның толларын торак белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.

Соңгы ике елда республикада 14331 ветеран торак шартларын әлеге программа бәрабәренә яхшырта алды. Һәм, әйтергә кирәк, республика җитәкчелеге ветераннарны сыйфатлы торак белән тәэмин итү мәсьәләсен көн тәртибеннән төшергәне юк. Әлеге көндә Татарстанда 684 ветеран өчен яңа фатирлар, өйләр төзелә. Шуларның өчесе безнең районда. Бизнә авылындагы төзелеп беткән йортны файдалануга гына тапшырасы калган. Ә тулаем Чүпрәле районы буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегенә 400 ветеран кертелгән. Аларның 353е инде торак белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 67 ел