Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле район үзәк хастаханәсендәге ветераннар палатасына бүләкләр

Районда "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бүгенге көнгә районда 43 сугыш ветераны яши.

Шушы көннәрдә генә район башлыгы Александр Шадриков, «Кощаково» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ директорлар Советы рәисе Ринат Гайзатуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ветераннар советы рәисе Фиркать Җәлалов һәм пенсионерлар союзы җитәкчесе, "Благодарение" хәйрия фонды директоры Дамир Алимов район үзәк хастаханәсендә булдылар.

Әйтергә кирәк, "Бердәм Россия" партия әгъзасы Ринат Гайзатуллин район үзәк хастаханәсендәге ветераннар өчен палаталарга иганәчелек ярдәме күрсәтә. Алай гына да түгел, ул әле шәхсән бирегә килеп, палаталардагы уңайлыкларны үзе карап йөрде.

-Ринат Гайзатуллин зур иганәчелек ярдәме күрсәтте. Ул ветераннар палаталарына кирәкле булган җиһазлар: телевизор, һава суыткыч, юыну бүләмәләре өчен кирәк-яраклар бүләк итте. Әлеге бүләкләр өчен без бик рәхмәтлебез,-ди "Благодарение" хәйрия фонды директоры Дамир Алимов.

Визит барышында кунаклар биредә дәваланучы ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән аралашып, хәлләрен белештеләр, тиз арада савыгуларын теләделәр.

Сәетгәрәй Хәнҗәров, Мунчәли авылннан:

-Сугыш елларының авырлыгын искә ала торган түгел. Барысын да күрдек, ачлыгына да түздек. Инде тормышлар да хәзер иркен, матур яшибез, тик саулык ягы гына какшады. Биредә дәвалану узганда өйдәге сыман шартлар тудырган, тырышып йөргән җитәкчеләргә рәхмәт. Барысы да бик әйбәт, юыну, ашау өчен дә, дөнья яңалыклары белән танышу өчен бөтенесе булдырылган.

Әлеге чара республикада апрель аенда старт алган "Кадерле ветераннарыбыз" социаль-гуманитар проекты кысаларында үтә. Проектның максаты - ветераннарның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәвалану шартларын яхшырту, аларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү. Ул өч этапны үз эченә ала. Проект ветераннар өчен палаталарда уңайлыклар булдыру белән бергә, сәламәтлек саклау учреждениеләре территорияләрен төзекләндерү, ветераннарның ял итүе һәм урамда йөрүе өчен шартлар тудыруны да күздә тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: