Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Кәкерле авылында яшәүче Наҗия апа Маликовага яңа йортның ачкычы тапшырылды

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча районда нәтиҗәле эш алып барыла.

Иске Кәкерле авылында яшәүче өлкәннәребездән Наҗия апа Маликова да шушы бәхетле мизгелләрне кичерде. Өр-яңа шәхси йорт ачкычын тапшыру тантанасында муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, төзелешне башкарган "Солидарность" җәмгыяте хезмәткәрләре катнаштылар.

1930 елгы Нәҗия апаның язмышы җиңелләрдән булмый. Сугыш чоры алып килгән авырлыкларны ул да олылар белән бергә үтә. Тормыш иптәше Мөхәммәтзариф сугышта булып, Берлинга кадәр җитә. Наҗия апа сөйләвенчә, алар җиңү яулап Мәскәүгә кадәр җәяүләп кайталар.

Маликовлар гаиләсендә 14 бала дөньяга аваз сала. Шуларның бүген 10сы исән. Инде үзләре дә олы кешеләр, оныклар үстерәләр. Мөхәммәтзариф абый 1978 елда вафат була. Балаларның киләчәген хәл итү Наҗия апаның ялгыз җилкәсенә төшә. Бүгенге көнгә кадәр ул Мөхәммәтзарифы төзеп калдырган өйдә гомер кичерә. Шуңа да хөкүмәт тарафыннан бирелгән әлеге йортны зур шатлык буларак кабул итә.

-Әлеге матур йортны төзегән өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт. Мин бик шатмын,-ди ул. Үз яннарына чакырып та, туган нигезен ташламаган әниләренең шатлыгын уртаклашырга бу көнне балалары да кайткан иде. Олы кызы Фарзания апа да бар уңайлыклар булган фатир өчен җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде.

-Сез - сугышның иң авыр елларында төптән җигелеп, тормышны алып барган, төнне көнгә ялгап хезмәт куйган кеше, шуңа да мондый бүләккә бик тә лаек. Шушы йортта балаларыгызны, оныкларыгызны каршылап, алга таба да куанып яшәргә язсын,- диде район башлыгы Александр Шадриков. Наҗия апага бу көнне яңа өйгә бүләк итеп суыткыч тапшырылыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар тормышы