Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Венчур ярминкәсендә Чүпрәле инновацион проектын тәкъдим итте

"Корстон" ял һәм күңел ачу комплексында IX Казан венчур ярминкәсе үзененең эшен башлап җибәрде.

Биредә потенциаль инвесторларга 38 инновацион проект күрсәтелде. Мәскәү белән Казаннан гына түгел, биредә Краснодар крае белән Польшаның да инновацион компанияләре катнашты. Экспозициягә 38 проект куелган, барысы да Казаннан диярлек. Яр Чаллыдан - 4, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан - икешәр һәм Алабуга, Слявянск белән Чүпрәле муниципалъ районыннан берәр проект тәкъдим ителде. Экспозициядә катнашырга барлыгы 83 компания теләк белдергән.

Татарстан Республикасының инвестицион-венчур фонды һәрчактагыча ярминкәнең оештыручысы булган. Анда Россия регионнары инновацион ассоциациясе, ОАО "Роснано", ОАО «Российская венчурная компания», фәнни-техник даирәдә кече эшмәкәрлекне үстерүгә булышлык итү фонды, "Сколково" фонды, АНО "партнерлар сыйфатында яңа проектларга хәрәкәт бирүче стратегик инициативалар агентлыгы" - гомумән алганда Россиянең барлык верчур гвардиясе катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов:

- Урта сыйныф үзеннән үзле генә барлыкка килмәячәкләр, урта сыйныфның өлгерүенә китерә торган үз катализаторлары да - тизләтүче чаралары да булырга тиеш һәм бу юнәлештәге эшне мәктәптән башларга кирәк, -диде. - Мин моны безнең төп максатыбыз, дип саныйм. Безнең кешеләрдә акча эшләү сәләте генетик яктан ук аксаклый. Чөнки коммунистик мохиттә яшәдек. Бездә инженерлар, галимнәр бар иде, әмма акчаны эшли белү җәһәтендә лидерларыбыз юк иде. Илебезнең алгарышы фәкать дәүләтнең хәлиткеч роленә генә бәйле. Безгә бүген белем конкуренциясе кирәк. Интеллектуаль потенциал белән кеше ресурсларына ия булучылар XXI гасырда алдыгылар сафына чыгачак, -дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Венчур ярминкәсе