Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватанны саклау дигән һөнәр бар

Исегезгә төшерәбез, Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә, 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көнен билгеләп үтү турында декрет кабул ителә. СССР барлыкка килгәннән соң бу датаны Совет Армиясе, ә соңрак Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты көне дип үзгәртәләр. 1993 елдан башлап ул бәйрәмне "Ватанны саклаучылар...

-Ватанны саклаучылар көне диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Әмма, бу бәйрәм аларныкы гына түгел-бөтенхалык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз үз илләрен саклаган, аның өчен кан койган, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Шуңа һәр гаиләдә бу көн көтеп алына, олылап билгеләп үтелә.

Барлык райондашларны, бигрәк тә сугыш ветераннарын, әфганчыларны, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларны һәм бүгенге солдатларыбызны әлеге олы бәйрәм белән ихластан котлыйм, изге бурычны үтәүдә уяулык, ныклы ихтыяр көче, уңышлар, сау-сәламәт, исән- имин әйләнеп кайтуларын, барчагызга да бәрәкәтле, хәерле гомер телим.

Ватанны ярату гаиләдән, туган нигездән, туган авылдан, белем һәм тәрбия алган мәктәптән башлана. Шуңа да мәктәпләрдә белем бирү белән беррәттән, илгә лаеклы уллар, кызлар тәрбияләп үстерү бурычы да тора. Бүгенге солдат өлкән буынга хөрмәт, халыклар дуслыгы рухын тою белән бергә, спорт белән шөгыльләнгән, рухи һәм физик тәрбияле дә булырга тиеш.

Реклама

Хәзерге вакытта районыбызның 80 гә якын егете чакыру һәм 40ка якыны контракт буенча хезмәт итә. Язгы һәм көзге чакыру планнарын уңышлы гына, даими үтәп киләбез. Район башлыгы Александр Шадриковның Татарстан Республикасы хәрби комиссары тарафыннан Рәхмәт Хаты белән бүләкләнүе дә тикмәгә генә түгел. Шунысы куанычлы, хәзер егетләр үзләре теләп хәрби хезмәткә баралар. Хәрби югары уку йортларында укып, офицер булырга теләүчеләр дә күп, алар арасында гомерләрен армия тормышы белән бәйләргә теләк белдергән кызлар да бар.

Соңгы елларда солдатларның туклану менюлары да үзгәрде. Армиягә "швед өстәле" кертелә. Солдатның сайлап ашарга мөмкинлеге булырга тиеш. Шулай ук рационда өч тапкыр итле, бер тапкыр балыклы салаттан торган аш кертелә, биш төрле сок яки өч төрле компот булырга тиеш. Тәмле ашарга яратучылар өчен төрле соуслар тәкъдим ителәчәк. Менюда зәйтүн җимеше, кукуруз һәм яшел борчак кебек азык-төлек тә булачак.

2013 елның октябрендә безнең район җитәкчелеге Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә урнашкан 58172 номерлы хәрби часть белән (ПВО) хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде. Биш солдатыбыз анда хәрби хезмәт срогын үтә. "Ант итү" тантанасында аларның әти-әниләре дә катнашты. Егетләребез хакында командирлардан бары рәхмәт сүзләрен генә ишетәбез. Кайчакта армиягә бармаган, казарма ишеген ялгыш кына да ачып карамаган егетләр, хәрбиләрдән узып, андагы хәлләр турында гәп куерта. Ә бит Ватан ул-гомумиләштерелгән төшенчә. Ул туган илне генә түгел, туган җирне дә, әти-әнине дә, апа-сеңелләрне дә, сөйгән ярны да үз эченә ала. Аларның иминлеге Ватанны саклаучылар иңенә салынган. Бу-зур җаваплылык. Шушы җаваплылыкка намус белән карап, бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы яшьләргә тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Күпне күргән ветераннар алдында зур хөрмәт белән баш иябез. Солдатта булу егет кешенең дәрәҗәсен арттыра гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февральВатанны саклаучылар көне