Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакытында чәчелсә, уңышы мулрак була

Көннәрнең аяз һәм коры торуыннан файдаланып, район хуҗалыклары һәм җәмгыятьләре хезмәтчәннәре басуларда көнне-төнгә ялгап эшлиләр.

Чәчү башында ук һәр хуҗалыкта эш ике сменада оештырылган иде. Һәм, әлбәттә инде, аның нәтиҗәсе дә бар. Бүгенге көндә район буенча чәчеләсе барлык мәйданнарның 96 процентында эш төгәлләнгән дә инде. Барлык хуҗалыкларда һәм агрофирма филиалларында бөртеклеләрне чәчү тәмамланды, шикәр чөгендере орлыкларын җир куенына иңдерү эшләре дә шушы көннәрдә төгәлләнер дип фаразлыйлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә "Цильна", "Азык-Чүпрәле" җәмгыятьләрендә, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында кукуруз культурасын чәчү дә соңгы гектарларда калып бара.

"Иртә язда чәчкән- откан", дип халык юкка гына әйтмидер. Әле бит аны чәчәсе генә түгел, шытып чыккан үсентеләргә тиешле тәрбия бирәсе, корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртәсе дә бар. Шуңа да район хуҗалыкларында чәчү белән беррәттән чәчүлек мәйданнарны корткычларга, чүп үләннәренә һәм төрле авыруларга каршы гербицидлар белән эшкәртү эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә 1500 гектар мәйданда корткычларга каршы, 13000 гектар мәйданнар чүп үләннәренә каршы эшкәртү үткәрелгән. Шул ук вакытта иртә язда чәчелгән бөртеклеләр мәйданнарына ашлама кертү дә башланды. Әлеге эш район буенча 15000нән артык гектарда башкарылган. Шулай ук сабан ашлыклары мәйданнарында тырмалау эшләре дә бара. Әлеге культуралар чәчелгән мәйданнарны да чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртүне башлау өчен тырмалау эшләрен тизләтү таләп ителә.

Реклама

Соңгы вакытларда яңгырларның яумавы һәм көннәрнең эссе, җиләс торуы җирдә тупланган дымны көнләп түгел, сәгатьләп киметә бара. Шуңа да,кыр эшләрен тиз арада тәмамлау-бүгенге көннең төп бурычы. Юкка гына белгечләр, вакытында чәчелсә, уңышы мулрак була, дип кисәтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агрофирмаларда бөртеклеләр, шикәр чөгендере чәчү вакыты

2
X