Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Түләрмен, теләсәм," дип яшәп буламы?..

Хәзер яңа ел башланыр алдыннан әйберләргә, бигрәк тә тарифларга бәяләр күтәрелү модага да керде сыман. Моңа инде халык та күнегеп бара. "Нигезсез күтәрелгән тарифлар борчый халыкны һәм моңа һич тә юл куярга ярамый",- ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов.

Моңарчы 1 январьдан Россиядә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү тарифлары яңа система буенча индексацияләнә иде. Әмма быел тарифлар ел башыннан түгел, ә 1 июльдән артачак. Гадәттә, бу вакытта энергоресурслар куллану бермә- бер кими. Шуңа да карамастан, республиканың кайбер төбәкләрендә ТКХ хезмәтләре өчен түләү квитанцияләрендә суммаларны арттырып язу очраклары ачыкланган. 24 январь көнне Татарстан Республикасының Тарифлар комитеты рәисе Рәүзил Хаҗиев Дәүләт Советы сессиясендә торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар турында тулы аңлатма биргән иде. Ул бу хакта тагын бер кат ассызыклап, коммуналь түләүләрне күтәрү елның икенче яртысында булачагын әйтте. Газ, электр энергиясе, торакка хезмәт күрсәтү, салкын һәм җылы су тарифлары Федераль тариф хезмәте тарафыннан раслана һәм республика Тарифлар комитетында билгеләнә. Быел газ бәясе бары бер мәртәбә генә арттырылыр дигән фараз бар. Икенче төрле әйткәндә, хәзерге 3 сум 49 тиен урынына 4 сум 1 тиен түләячәкбез. Тарифлар буенча федераль хезмәт 2012 елда электр энергиясе 2011 ел күрсәткече белән чагыштырганда 11 проценттан да күтәрелмәскә тиеш, дип белдерә. Икенче төрле әйткәндә, без авыл халкы, электр энергиясенең һәр киловаты өчен 1 сум 70 тиен урынына, 1 сум 80 тиен түләргә тиеш булабыз, ягъни арту 5, 7 процент чамасы. Монда шуңа игътибар итик, электр энергиясе тарифларының күтәрелүе төрле тармакларда төрлечә, әйтик авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен билгеләнгән бәя, промышленностьныкыннан кимрәк булырга да мөмкин. Районда 1 квадрат метр торакка коммуналь хезмәтләр күрсәтү 2011 елда 13 сум 14 тиен булган, ул сан республика буенча уртача күрсәткечне тәшкил итте.

-Коммуналь хезмәтләргә түләүне халык аңларга тиеш, барысы да исәпләү приборлары, ягъни счетчиклар аша башкарыла. Тарифларга килгәндә, аларның барысы да әлегә электәге суммаларда калды. Аңа контрольлек итәбез, хәтта шушы максатта махсус штаб та оештырылды,-дип дәвам итә сүзен Шәүкәт Әхмәтсафинович. Ни кызганыч, коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчеләренең әйтүенә караганда, күрсәтелгән хезмәтләр өчен бер нигезсез исәп-хисап ясамаучылар да бар икән. Илле мең һәм аннан да артык суммаларда бурычлары җыелган гражданнарга карата ни әйтергә дә белмиләр анда. "Бәлки район суды мәсьәләгә ачыклык кертер",- диләр. Оешмада бит акчасыз яши алмый, инфраструктураны төзекләндерү һәм искеләрен яңаларга алмаштыру кебек эшләр чиратлашып кына тора. "Үзем теләгәнчә яшим" дип битарафлык күрсәтеп, дәүләт законнарын санга сукмау беркемне дә бизәми. Әмма кемдәдер намус я бар, я бөтенләй юк инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммуналь хезмәтләр