Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Туган як"та эш визиты белән

Шушы көннәрдә "Туган як" район газетасы редакциясенә "Татмедиа" ААҖның генераль директоры Ирек Миннәхмәтов һәм аның киңәшчесе Владимир Шевчук эш визиты белән килделәр. Аларны район башлыгы Тимур Нагуманов каршы алды һәм озатып йөрде.

Кунаклар редакция коллективы белән очраштылар, эш кабинетларында булып, хезмәткәрләр белән әңгәмә кордылар (рәсемдә).

Ирек Миннәхмәтов газетаның тиражыннан алып, хезмәткәрләрнең хезмәт хакына кадәр кызыксынды. Редакция бинасына ремонт ясау кирәклегенә тукталды, газетаның интернеттагы сайтын караганнан соң, якын киләчәктә интернет-телевидение булдырылачагы хакында әйтеп үтте. Шулай итеп, сайтка керүчеләр интернетта теге яки бу чара турында онлайн режимында укудан тыш, видеорепортаж карау мөмкинлегенә дә ия булачаклар.

"Татмедиа" ААҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов, матбугат чараларына кагылышлы башка планнары белән дә уртаклашты. Гомумән, очрашу җылы мөнәсәбәт шартларында үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета