Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Чүпрәледә укулар үткәрде

2017 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен өстәмә укыту курсын гамәлгә ашыра башлады, ул Татарстан Республикасының һәр районына барып үткәреләчәк. Барлыгы 8 меңнән артык сайлауларны оештыручы белемнәрен күтәрәчәк.

Беренчеләрдән булып укыту курсын Чүпрәле районы участок сайлау комиссияләре әгъзалары да узды. Дәресләрне ҮСК секретаре Надежда Борисова үткәрде. Курс барышында сайлау законнарына кертелә торган үзгәрешләрне аңлатуга, шулай ук 2017 елның 10 сентябрендәге бердәй тавыш бирү көненә әзерлек барышындагы оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Үзәк сайлау комиссиясе

2
X