Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Чүпрәледә булып китте

Бүген Чүпрәле районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Аны район башлыгы Александр Шадриков озатып йөрде.

Министрның чүпрәлегә килүенең максаты - районның социаль оешмалары һәм әлеге юнәлештәге эшчәнлек, хезмәткәрләр белән шәхсән танышу иде.

Министрның эш сәфәре Уби авылында гомер итүче тыл ветераны Елизавета Горбунованы 90 яшьлек юбилее белән котлаудан башланды. Кунаклар юбиярга РФ Президентының котлавын һәм бүләкләр тапшырдылар, исәнлек, бәрәкәтле гомер теләделәр.

Елизавета Горбунова сугыш кичкән буын. Атлар җигеп кырда җир сөргән, көлтә ташыган ханым Марий-Эль өлкәсендә Идел елгасы ярына фронтка дигән бомбалар ташуда да катнаша. Дүрт балага гомер бирә. Бүгенге көндә алар янәшәсендә бәхетле картлык гомере кичерә.

Министр әлеге очрашудан соң, Уби авылында урнашкан "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында, булды. Биредә аны барысы да кызыксындырды, ул бүлмәләрдәге яшәү шартлары белән танышты, ашханәләр һәм ризык әзерләү бүлекләрен, балаларның ял итү һәм шөгыльләнү бүлмәләрен карап чыкты. Балалар белән аралашты, аларны ниләр кызыксындырганын сорашты.

Бүгенге көндә приютта 33 бала тәрбияләнә, шуның алтысы кече яшьтәге балалар, иң кечкенәсенә өч яшь. Быелгы уку елында приюттан Уби урта мәктәбенә алты бала 1 сыйныфка укырга бара.

Эш сәфәренең икенче өлешендә министр район Башкарма комитеты бинасында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр белән очрашты. Эльмира Зарипова бүгенге көндә Татарстан Республикасында тормышка ашырылучы социаль программаларга тукталды.

-Татарстан бүген үзен дөньякүләм дәрәҗәдә таныта. Республикада зур масштабтагы эшләр башкарыла. Шуларның берсе булып социаль юнәлештәге 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition чемпионатын уздыру тора. Сер түгел, бүгенге көндә район, республика халкы читкә китеп эш эзли. Әлеге уңайдан эшче һөнәрләргә игътибар арттыру, хезмәт урыннары булдыру турында эшләр алып барыла. Чемпионат үткәрү моңа зур мөмкинлекләр бирәчәк, районнарда промышленность үзәкләре эшчәнлеген җәелдерергә кирәк, -диде чыгышында министр. Шулай ук, ул социаль хезмәтләр күрсәтү юнәлешендә эшләүчеләргә сабырлык, түземлек, исәнлек теләде.

Район башлыгы Алесандр Шадриков Чүпрәледә хезмәт сөючән кешеләрнең яшәве хакында белдерде, ә социаль юнәлештә эш башкаручылар районның иҗтмагый тормышында актив катнашучылар, диде.

Аннан министр тарафыннан чүпрәлеләрне кабул итү узды. Кабул итү барышында хезмәт ветераны алу тәртибе, кыскартылып эштән азат ителгәндә, алдан пенсиягә чыгу мөмкинлекләре турында сораулар бирелде. Министр әлеге мөрәҗәгатьләргә тулы җаваплар кайтарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры районда булды