Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тырма, себерке тотып кулларга

Мәгълүм булганча, быелгы ел Татарстанда Экологияне һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде. Аның кысаларында башкарылырга тиешле эш планнары билгеләнгән, оештыру комитеты расланган. 15 апрельдән 15 июньгә кадәр район территориясендә үтәчәк санитар-экологик икеайлык та шушы акция кысаларында уза.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты боерыгында әйтелгәнчә, санитар икеайлыкны үткәрү буенча оператив штаб оештырылган, аның белән җитәкчелек итү һәм координацияләү вазифасы муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Шәүкәт Алиулловка йөкләнгән, эш планнары расланган. Авыл җирлекләре, предприятие, оешмалар җитәкчеләренә халыкның һәм хезмәт коллективларының санитар-экологик икеайлыкта һәм өмәләрдә актив катнашуын оештырырга тәкъдим ителә.

"Роспотребнадзор" идарәсе, урыннардагы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә торак пунктлар территориясендә, урман полосаларында, елга, автомобиль юллары буйларында һәм авыл хуҗалыгына караган объектларда барлыкка килгән санкциясез чүп һәм каты көнкүреш калдыклары ташлау урыннарын ачыклау йөкләнде. Чүп-чарны махсус билгеләнгән полигонга чыгару өчен барлык техниканы максималь файдаланырга кирәклеге әйтелде. Әлеге карарда шулай ук "Фламинго" җәмгыятенә дә төгәл бурычлар куела. Икеайлыкны үткәрү буенча чаралар планында юлларны, тротуарларны, чүп контейнерларына илтүче юлларны төзекләндерү, зиратлар, балалар мәйданчыклары, азык-төлек һәм хуҗалык кирәк-яраклары сату базарларын төзекләндерү, оешма һәм предприятие территорияләрен яшелләндерү максатыннан куаклар утырту кебек эшләр дә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар чистарту айлыгы