Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Террорчылардан сак булыйк!

Хөрмәтле райондашлар, Татарстан Республикасының террорчылыктан сакланышын тикшерү максатыннан, агымдагы елның 7 ноябреннән 17 ноябренә кадәр республика территориясендә өйрәнүләр үтәчәк.

Казан, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарына килеп, 2013 елда узачак Универсиада спорт комплексларына, вокзалларга, кибетләргә, кинотеатрларга һәм башка шундый халык күпләп була торган урыннарга үтеп керергә һәм шартлату җиһазларының муляжын куярга маташкан диверсантларны ачыклау һәм тоткарлау планлаштырыла.

Өйрәнү диверсантлары (спортчыларга хас гәүдәле 20-40 яшьтәге ирләр) яшәү өчен халыкка шәхси фатирлар, арендага автотранспорт, мобильле телефоннар сорап, я булмаса югарыда санап үтелгән объектларга һәм башка учреждениеләргә үз әйберләрен илтеп куюны үтенеп мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Аларның, шулай ук, Татарстан торак пунктларындагы кибетләрдән һәм аптекалардан зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга тырышулары һәм төрле учреждениеләрнең эшләре белән кызыксынулары да ихтимал, фоторәсемнәргә төшерүләре дә мөмкин. "Диверсантлар" автотранспортны арендага алырга, яшәү өчен кунакханәләргә яисә шәхси фатирларга урнашырга, үзләрен хезмәт мигранты итеп күрсәтеп эшкә дә урнашырга мөмкиннәр.

Хокук саклау органнары барыгызга да мөрәҗәгать итеп, теләсә нинди шикле зат турында хәбәр итүегезне сорый. Махсус хезмәтнең бердәм телефоны (8843) 231- 49-00.

Шуны да әйтим, "Казан-Антитеррор-2011" дип аталган әлеге оператив-тактик өйрәнүләр Милли террорчылыкка каршы комитет аппараты җитәкчелеге тарафыннан үткәрелә. Казан шәһәрендә аларның база пункты оештырылачак. Алар, әлбәттә, разведка, шартлы миналар кую һәм заложниклар алу белән дә шөгыльләнәчәкләр. Район территориясендә терроризмга һәм экстремизмга ышанычлы заслон кую, гражданнарның шәхси хокукын һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү беренчел бурыч булып кала. Сезгә тапшырылган объектлар территориясендә террорчылык актларын эшләргә мөмкин булса һәм террор янавы турында хәбәр алынса, кичекмәстән хәрәкәт итү планын үтәүгә керешергә кирәк. Мондый шартларда җәмәгать иминлеген, объектны терроризмнан саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән кичектергесез чаралар үткәрү мөһим. Моның өчен объект территориясенә керүдә пропуск режимын тагын да ныграк контрольгә алырга, шартлаткыч яисә шикле әйберләрне ачыклау максатыннан һәр көнне предприятие территориясен җентекләп карап чыгарга һәм гадәттән тыш хәлләр булган очракта ничек хәрәкәт итүне билгеләү өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән инстуктаж һәм практик занятиеләр үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев