Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Территориаль килешүгә кул куелды

12 майда муниципаль район Башкарма комитетының утырышлар залында район хакимияте һәм Башкарма комитеты вәкилләре, эш бирүчеләр, профсоюз оешмалары җитәкчеләре катнашында җыелыш булды.

Әлеге җыелыш-киңәш-мәдә Башкарма комитет, профсоюз оешмаларының координацион советы һәм район эш бирүчеләре арасында 2012-2014 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек итү турында Территориаль килешүгә кул куелды. Бу килешү гаять зур әһәмияткә ия һәм ул социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салучы һәм җайга салуның гомуми прин-ципларын билгеләүче хокукый акт булып тора.

Алда әйтелгәнчә, әлеге килешүне төзүдә һәм кул куюда өч як: Башкарма комитеттан-муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, профсоюзлардан-муниципаль район профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе Радик Багаутдинов, эш бирүчеләрдән-"Цильна" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Барис Гафуров, Чүпрәле район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Ләйсән Хәлимова һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов катнашты.

Килешү тексты, социаль партнерлыкның нәтиҗәлелеген билгеләү индикаторлары, Килешүгә кушылу тәртипләре, аны төзүдә катнашмаучы эш бирүчеләргә киләчәктә Килешүгә катнашу турындагы тәкъдим, Килешү ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында теркәлгәннән соң, "Туган як" газетасында басылачак һәм Чүпрәле муниципаль районының рәсми сайтында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәясәт