Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Татэнергосбыт” җәмгыятенең Чүпрәле офисы яңа бинага күчте

"Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыятенең Буа бүлекчәсенә караган Чүпрәле офисы шушы көннәрдә яңа бинага күчте. Хәзер биредә клиентларга хезмәт күрсәтү өчен заманча бөтен уңайлыклар булдырылган.

Бүгенге көндә әлеге офис Чүпрәле районының 8679 клиентына һәм 233 юридик кулланучыга хезмәт күрсәтә. Коллектив җитәкчесе Венера Низамованың әйтүенә караганда, клиентлар өчен уңай шартлар тудыру максатыннан "Татэнергосбыт" ның махсус программасы бар.

Әлеге офис район үзәк хастаханәсе янында яңа төзелгән 24 фатирлы йортның беренче катында- Иске Чүпрәле авылының, 2- ая пятилетка урамындагы 11 нче йорт адресы буенча урнашкан. Хәзер монда клиентлар үзләрен бик рәхәт хис итәләр. Зәфыкь белән бизәлгән һәм бөтен уңайлыклары булган залда утырып торырга, чират көтәргә мөмкинлекләр бар. Чират дигәннән, хәзер офиста аның әллә ни күп булуын да күрмисең. Тиздән "Татэнергосбыт" электронлы хезмәт күрсәтүгә күчәчәк икән.

- Клиентлар белән тиз һәм сыйфатлы эшләүне төп максат итеп куябыз. Энергетиклар сайты буенча да извещениеләр алу һәм хезмәтләр өчен түләү мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта клиентлар белән килешүләр төзүне электрон вариантка күчерү өстендә эшлибез",- диде үзенең чыгышында, тантанага килгән "Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов. Әйе, "Татэнергосбыт" хезмәткәрләре заман белән бер адымда атлап, клиентлар өчен хезмәт күрсәтүнең барлык спектрларын да булдырырга тырышалар. Бу хакта үзенең чыгышында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков та ассызыклап үтте. Район халкына әлеге хезмәтнең барлык төрләре буенча да нәтиҗәлелекнең мөһимлегенә тукталды һәм куйган хезмәтләре өчен энергетикларга рәхмәт әйтте. Тантанага килүчеләр арасында өлкәннәр дә бар иде. Офисның яңа бинага күчүенә шатланучыларның күпчелеге дә өлкәннәр булгандыр. Чөнки эшең төшеп "Энергосбыт" ка барыр өчен генә дә әллә ничә чакрым юл үтәргә туры килә иде. Транспорты булмаган кешегә ул мәшәкатне сөйләп торасы да юк. Хезмәт ветераны Нурҗиһан Айметдинова барлык өлкәннәр исеменнән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татэнергосбыт”