Татарстанның Сингапуры кайда?
Башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән көн күреп яшәгән Чүпрәле төбәгенә иртә яздан башланган корылык һәм җәй уртасыннан бүгенгә кадәр дәвам итүче яңгырлар, һичшиксез, яңа мәшәкатьләр өстәгәндер. Хәл ителәсе проблемалары да әллә ни кимемәгәндер. Алдагы еллардан аермалы буларак, Чүпрәле якларындагы аяныч хәлләр турында хатлар килми. Әллә инде зарланудан мәгънә юк дип...
Александр Шадриковның район башлыгы булып эшли башлавына әле күп вакыт узмаган. Бирегә ул Ульян каласының иң эре районы җитәкчесе вазыйфаларыннан күчеп кайткан. Җайлы-көйле эштән Чүпрәлегә кайтуының сәбәпләрен дә яшерми. Монда тудым, монда үстем, туган ягыма, якташларыма хезмәт итәсем килә, ди.
Район башлыгының йөрәгемә май булып яткан тагын бер сыйфаты турында әйтми кала алмыйм. Александр Валерьевич татарча бик оста сөйләшә. Әңгәмә барышында, сирәгрәк кулланыла торган сүзләрне кыстырып карыйм. Миннән дә остарак итеп җаваплый. Сере гади: татарча газета-журналлар, әдәби әсәрләр белән танышып бара икән. Төрле телләрне, бигрәк тә татар телен яхшы белү милләттәшләребез шактый яшәгән Ульян каласында эшләгәндә дә ярап куйган.
Район башлыгы белән сөйләшү авыл хуҗалыгындагы хәлләрдән башланып китте. Александр Валерьевич әле яңа гына чөгендер кырларын әйләнгән. Дөресрәге, машинасы батып яткан. Йөртү осталыгы җитмәүдән түгел. "Чөгендер кырының кайбер урыннарында су җыелып тора. Көймә белән керсәң генә инде, - дип уфтана. - Чөгендер төялгән машинаны ике-өч трактор белән тартып чыгарырга туры килә", - ди.
Өстәл читендә арыш, бодай башакларыннан җыйналган зур букетка күзем төшүен күреп, хикмәтен аңлата башлады: "Менә болары - яңгырлар башланыр алдыннан өзелгән башаклар. Болары исә - берничә айга сузылган яңгырлардан соң". Уңышның өчтән бере генә калган. Хәер, анысы да елына күрә яхшы - гектарыннан унтугыз центнер чыккан.
Чөгендергә килгәндә, Чүпрәле районында ул элегрәк елларда да гектарыннан 250 - 300 центнерга җиткән. Быел исә урыны белән ике тапкыр күбрәк. Берничә айга сузылган тоташ яңгырлар да комачауламаса, рекордлы уңыш җыясылар икән.
Терлекчелектә хәлләр шактый катлаулы булса да, район буенча соңгы алты-җиде елда беренче тапкыр диярлек сөт җитештерүдә уңай нәтиҗәгә ирешкәннәр. Монысын инде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республика фәнни-тикшеренү учреждениесе, Казан Дәүләт ветеринария академиясе галимнәре, тәҗрибәле белгечләр белән бергәләшеп эшләнгән киң масштаблы программаның беренче карлыгачы дияргә була. Чүпрәлеләр үтә авыр вакытта үзләренә ярдәмгә килгән "Ак Барс-Агро" холдингы җитәкчесе Иван Егоровка да рәхмәтле. Бер ел эчендә сигез терлекчелек комплексын бөтенләй диярлек яңабаштан аякка бастыру, аны заманча техника һәм технологияләр белән тәэмин итү дистә еллар дәвамында куәтен югалта барган район өчен аеруча мөһим.
Район өчен тагын бер юнәлеш - ул да булса, хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне үзләрендә эшкәртеп, сатып алучыга тәкъдим итү. Моның өчен исә кайчандыр гөрләп эшләгән предприятиеләрне аякка бастыру кирәк. Шул исәптән Чүпрәле сөт эшкәртү заводын. Тәүлегенә 120-130 мең килограмм сөт җитештерүче төбәк өчен монысы аеруча мөһим. Теләк булганда, мөмкинлек табыла ул. Бүген әнә Иске Чүпрәле үзәгендә 150 миллион сум акча таләп ителүче сөт эшкәртү предприятиесен торгызу эшләре башланган да инде.
- Чиратта - ит эшкәртү предприятиесе, - ди Александар Валерьевич. 17 мең баш мөгезле эре терлек, 6 меңнән артык дуңгыз, йөзләгән мең вак терлек, шул исәптән кош-корт асраучы районда ит эшкәртү предприятиесе булмау бик аяныч. Ел саен безнең авыллардан 3600 тонна ит читкә, башлыча Чуашстан республикасының Шыгырдан авылындагы ит эшкәртүче предприятиесенә озатыла. Башкаларны чимал белән тәэмин итеп кенә яшәп булмый. Хәлдән килгәнне үзебез эшләргә тиешбез.
Район башлыгы белән сөйләшкәндә, үзем өчен шактый яңалыклар да ачтым. Районның 120 гектарлы алма бакчаларындагы алмадан төрле продукция җитештерү заводы, 38 гектар мәйданны биләп торучы теплица, аэропорт, 44 гектар мәйдан биләүче логистика үзәге, "Борындык" станциясендә күп төрле объектлар, кунакханә, гидротехник корылмалар, сәүдә-сәнәгать биналары һәм күптөрле төзелеш эшләренә нигез салына. Күбесенең инде инвесторлары да ачыкланган.
Вазыйфасы буенча Чүпрәледә еш булучы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин сүзләре белән әйткәндә, бу төбәкнең Татарстан Сингапурына әйләнү мөмкинлеге бар. Чүпрәле районында инвестицион эшчәнлек программасы да шуны раслый. Районның Зур Аксу авылы янында 20 миллион данә керамик кирпеч җитештерү мөмкинлеге булган заводы үзе генә дә берничә авылны эшле итәчәк, диләр. Белгечләр әйтүенчә, Иске Кәкерле һәм Зур Аксу авыллары янәшәсендә табылган Альб балчыгыннан эшләнгән керамик кирпеч югары сыйфаты һәм ике тапкыр җиңелрәк булуы белән аерылып тора.
Татар Шатрашаны авылы җирендә табылган циолит төзелеш материаллары өчен мөһим кушылма булуы өстенә, игенчелек, терлекчелек, кошчылык, балык үрчетү тармагы өчен файдалы кушылмалар җитештерү мөмкинлеге бирә. Городище авылы янындагы цеолит, чакматаш төзелештә җылылык саклау материаллары, төсле пыяла һәм башка материаллар җитештерүгә ярдәм итә. Мунчәли авылы янындагы кварц комыннан моңарчы чит илләрдән генә сатып алынган төзелеш материаллары җитештереләчәк. Иң сөенечлесе - бу эшләрне башлап җибәрер өчен йөзләрчә миллион сум инвестиция табылган да инде.
("Ватаным Татарстан", /№ 184, 12.11.2013/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев