Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Татарстан варислар берлеге сафына кабул ителделәр

Кемдер үзенең балачагын муенындагы кызыл галстугы белән хәтерли, ә кемгәдер пионер быргысы чакыруы бөтенләй таныш түгел. Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды. Әмма яшь буын да бер урында таптанып тормый. Татарстан укучыларының күпчелеге үзләрен варислар дип атый, кемдер эзтабарлар отрядына йөри, кемдер табигать дуслары исемлегенә кергән. Кыскасы, һәр...

Республикада бүгенге көндә күпсанлы балалар хәрәкәте булып Татарстан Варислары Берлеге тора. Аны оештыручы - Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы. Ул 1990 елдан бирле эшләп килә. Исемнәре төрле булса да, үткәндәге һәм бүгенге балалар оешмасының эш юнәлешләре, максатлары бер - Ватанны яратучы, курку белмәс, тырыш патриотлар әзерләү. Татарстан берлеге сафларына укучылар 4нче класстан кабул ителә. Матур эшләр башкарырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә дип тантаналы төстә ант иткәннән соң, аларга Республика флагы кебек өч төстән торган галстуклар тагыла. Варисларның ветераннар, мәктәп коллективы алдында әйтелгән "Без - данлы илнең яңа гражданнары! Бабаларыбыз васыятен үтәргә без һәрвакыт әзер!" - дигән сүзләрен ишеткәч, пионерия бетсә дә, матур гадәтләр әле онытылмаган, элеккеге буын идеологиясе юкка чыкмаган икән, дип сөенеп куясың.

Бүген 19 май -Пионерия туган көн кысаларында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 4 нче 37 сыйныф укучысы тантаналы рәвештә әлеге антны тотып, Татарстан варислар берлеге сафларына аяк бастылар. Тантанада элккеге елларда Пионерлар хәрәкәтенең әйдаманы булып торган, хәрәкәт ветераны Венера Фәхретдинова да катнашты.

Ул 1970 еллардагы шәхсән галстугын мәктәп музеена тапшырып, укучыларга районыбызның, илебезнең лаеклы шәхесләре булуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атарстан варислар берлеге