Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Президенты Чүпрәле районында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында республиканың көньяк-көнбатыш районнары кырларында урып-җыю барышы белән танышу максатыннан Чүпрәле районында булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков озатып йөрде.

Республика Президенты район авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм инвесторлар белән очрашуда авыл хуҗалыгы белән кызыксынды, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренә сораулар бирде. Президент шулай ук очрашу узган "Цильна" авыл хуҗалыгы предприятиесе экспозициясе белән танышты. Экспозициядә "Цильна" басуларында үстерелгән куләтуралар: солы, бодай, арпа көлтәләре, шикәр чөгендере куелган иде. Бүгенге көнгә 3 кг.нан артык булып үскән шикәр чөгендерен Президент кызыксынып, фотога төшереп алды.

- Хәзерге вакытта районда бер гектардан алынган уртача уңыш 22 центнер тәшкил итә, - дип белдерде, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков. Яңгырдан соң урып-җыю эшләре яңадан башланды һәм 15 көн дәвамында тәмамланачак, диде район башлыгы. Ул шулай ук гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыклар турында сөйләде.

Реклама

-Чүпрәле районында җитди проблемаларның берсе эчә торган су булмау, диде район башлыгы. Шул ук вакытта районда Балалар иҗат йорты төзү турында Президент белән моңа кадәр сөйләшүнең инде булганлыгын, бүгенге көндә әлеге йортны төзү өчен проект-смета документацияләре әзер икәнлеге турында да белдерде. Рөстәм Миңнехановка әлеге документлар тәкъдим ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу проблемаларны хәл итү мөмкинлекләрен карарга вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined