Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Премьер-министры Ильдар Халиков Чүпрәледә балалар иҗат йортын ачуда катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков районга эшлекле очрашу барышында "Талантлар планетасы" балалар иҗаты йортын ачуда катнашты.

Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков үзенең сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковка һәм ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка районда социаль әһәмиятле объектлар ачкан өчен рәхмәт белдерде.

-Бүген районда зур бәйрәм. Бу учреждение районны бөтен илгә танытачак талантлы яшь чүпрәлеләрне үстерү үзәге булсын иде. Уңышлар һәм иҗади идеяләр сезгә, балалар", - диде Александр Шадриков.

Чүпрәлеләрне яңа Балалар иҗаты йорты ачылышы белән котлап, Илдар Халиков, балалар лаеклы кешеләр булып үссеннәр, дип теләде.
-Бу матур сарайның ачылуына бигрәк тә ата-аналар шатланадыр. Исеме дә бик матур - "Талантлар планетасы". Бу бинада яңадан-яңа талантлар ачылуына ышанам. Аларның кем булып үсеп җитүенә караганда, илебезнең, үзләренең кече ватанарының чын патриотлары булулары бик мөһим", - диде ТР Премьер-министры.

Символик тасманы кисү хокукы Балалар иҗаты йортында тәрбияләнүчеләргә һәм дәрәҗәле кунакларга тәкъдим ителде.

Премьер-министр һәм кунаклар яңа ачылган балалар иҗат йортының эчке дөньясы белән дә танышып чыкты. Биредә алып барылучы түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балаларның сәләтләрен күрде. Аеруча Премьер-министрны роботлар ясау түгәрәге кызыксындырды. Биредә балалар роботлар белән генә идарә итми, ә аларны ясау серләренә дә төшенә.

Реклама

Моннан тыш, Илдар Халиков, бию, халык уен кораллары инструменты ансамбле, рәсем ясау сыйныфларында булды. Иҗат йортының ишегалдындагы картинг сыйныфны да карады.
Чүпрәле районында Балалар иҗаты йорты 1967 елда нигезләнгән. Бүгенге көндә монда якынча 850 бала шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәледә балалар иҗат йорты ачылды