Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәлегә килеп китте

18 ноябрь көнне районга Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Аны район чигендә Район башлыгы Александр Шадриков каршы алды. Мөфти, иң беренче эш итеп район үзәгендә төзелә торган "Җәмигъ" мәчетен карады. Мәчетнең зурлыгын һәм мәһәбәт булачагын күздә тотып, Камил хәзрәт тә, аның белшн килгән кунаклар да чүпрәлелеәрнең бу эшенә соклануларын белдерделәр.

Бүгенге көнгә мәчет һәм мәдрәсәнең дә таштан өелергә тиешле өлешенең төзелеше тәмамланган. Мәчетнең гөмбәзен һәм манараларын урнаштырасы, ә мәдрәсәнең исә түбәсен каплыйсы бар. Эчтәге бизәү эшләре, билгеле инде, бу эшләрдән соң башкарылачак.

Камил хәзрәт районга килгән юлы мәчетләрнең имам хатиблары белән дә күрешеп, сөйләште. Вәгазендә хәзрәт биш нәрсә килгәнче биш нәрсәнең кадерен белергә кушылганы турында сөйләде. Картлыгың килгәнче - яшьлегеңнең, авыру килгәнче - саулыгыңның, фәкыйрьлек килгәнче - байлыгыңның, шөгыль басканчы - буш вакытыңның, үлем килгәнче - исәнлегеңнең кадерен белергә кирәк икән. Димәк, гомернең бар мизгелен изгелек кылуга юнәлдерү мәслихәт. Камил Сәмигуллин ислам дине традицияләрен үстерүгә өлеш керткәне өчен район башлыгы Александр Шадриковка Рүхмүт хаты да тапшырды. Александр Шадриков исә югары вәкаләтле кунакка Чүпрәледә кунакта булу истәлеге итеп "Чүпрәле" сүзе чигелгән түбәтәй бүләк итте. Очрашуда кайбер имамнарга Шәһадәтнәмәләр дә, тантаналы рәвештә, бирелде.

Мөфтигә сорауларны да күпләп бирделәр очрашуда катнашучылар. Ул һәрберсенә сабырлык белән җавап бирде. Ислам диненең-тынычлык һәм әһлаклылык дине һәм безнең территориядә аның гасырларга сузылган тарихы барлыгын кат-кат ассызыклады. Коръән дә Мәккә, Мәдинәдә иңә башлаган (Гәрабстан), Истанбулда (Төркия) язылган һәм иө беренче булып ташка Казанда бастырылган икән.

Мәчет-мәдрәсә төзелешләрен дә, халыкны дин сабакларына өйрәтүне дә элек-электән татар халкы бердәм булып, шул ук зыялыларына таянып та башкарган. Изге эш таркалмас, дигән мәкалҗ дә бар халкыбызда. Шушы уңайдан тагын бер кат "Жәмигъ" мәчетенең исәп-хисап номерларын исегезгә төшерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан мөфтие