Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан китап нәшрияты вәкилләре Чүпрәледә "Китап бәйрәме"ндә катнашты

Бүген китап, газета укуга ихтыяҗ бармы? Үсеп килүче яшь буынны ниләр кызыксындыра? Татар китапларын, әдәби әсәрләр укыламы? Шушы юнәлештәге мәсьәләрне, проблемаларны хәл итү агымдагы елда игълан ителгән Әдәбият елында аеруча актуаль төс алды.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Китап бәйрәме" чарасын да басма китапларга игътибарны арттыру максатыннан чыгып оештырды. Әлеге чарага Татарстан китап нәшриятыннан вәкилләр, танылган язулар, җирле шагыйрьләребез, әдәбиятка гашыйк булган шәхесләр, китапханәчеләр, укытучылар катнашты.

Татарстанның сәнгать эшлексесе, танылган язучы Рәдиф Сәгъди китап белән дус яшәмәгән халыкны нурсыз халык дип атады. Булган байлыкны, гореф-гадәтләрне, телне, милләтне саклау өчен китаплар мөһим роль уйнавын ассызыклады. Әлеге уңайдан Татарстанда зур эшләр башкарылуын әйтеп үтте. "Читтән килүчеләр Татарстанга сокланып китәләр. Без киләчәктә дә шушы байлыкны саклау юнәлешендә балаларга, оныкларга бай мирасыбызны калдырырга тиешбез", диде.

Татарстан китап нәшриятының генераль директор урынбасары Илдар Хөснетдинов һәм баш мөхәррире, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ленар Шәех соңгы елларда татар китапларының күп санда нәшер ителүе, аларны сатып алучыларның ел саен арта баруы, Казан шәһәрендә китап кибетләренең ачылуы турында сөйләп үттеләр. Татарстан китап нәшриятының бай тарихлы, быел 96 еллыгын билгеләп үтүе турында әйттеләр. Татарстан китап нәшриятында 1500гә якын китап төре исәпләнә. Чарада Төркия язучылар берлегенең "Намык кимал" исемендәге премия лауреаты, күп кенә җырлар авторы, яшь шагыйрь Рифат Сәлах та катнашты. Ул үзенең чыгышын "Гыйбәдәт" әсәрен укудан башлады. Телне камилләштерү, үстерү өчен китапларны кече яшьтән үк гадәткә кертергә кирәклеген әйтте.

Әдәби бәйрәм викторина сораулары белән дәвам итте. Танылган әсәрләрдән өзекләрне танып-белү, Габдулла Тукайның тулы исем-фамилиясен атау кебек кызыклы гына сорауларга җаваплар алу кунаклар белән залда утыручылар арасында җылы мөгамәлә тудырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Чүпрәледә иҗатка, сәнгатькә гашыйк шәхесләрнең,танылган язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең булуы, алар белән горурланубыз хакында әйтеп узды. Киләчәктә дә мондый очрашуларның дәвамлы булуын, кунакларга иҗади удышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан китап нәшрияты