Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Татарстан чаңгы юлы-2014" ярышлары чүпрәлеләрне бергә җыйды

Якшәмбе көнне Чүпрәленең олысы-кечесе Сабантуй мәйданында узган "Татарстан чаңгы юлы-2014" спорт бәйрәмендә катнашты.

Әлеге чара менә берничә еллардан бирле райондашыбыз Вагиз Алиулловның якты истәлегенә дә багышланып үткәрелә. Вагиз Алиуллов беренчедән сәламәт яшәү рәвешен һәрвакыт пропагандалау ягында булса, беренче чиратта ул спортның шушы төренә мөккиббән шәхес була. Узган чарада да Вагиз Алиуллов хакында җылы сүзләр әйтелде, улы Руслан Алиуллов исә чаңгычыларга бүләкләр дә әзерләгән иде.

- Сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мондый төр массакүләм спорт ярышларын үткәрү һәр буын тарафыннан хуплап каршы алына. Көннең салкынча, җиләс булуына карамастан, бирегә бердәм булып килгән райондашларыбызның күплеге моны ачык чагылдыра. Һәркемгә уңышлар елмайсын һәм бүгенге көн чын мәгънәсендә рухи канәгатьлек алып килсен, -диде район башлыгы Александр Шадриков чаңгычыларны каршы алып.

Чаңгы ярышына укучылар, Чүпрәле тармак техникумы укучылары, укытучылар, оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, өлкәннәр чыкты.

Чаңгычыларның иң яше Чуваш Чүпрәлесеннән 4 яшьлек Максим Хемницер иде, ә иң өлкәне Уби авылыннан 68 яшьлек Александр Дергунов.

-Вакытым, хәлем булганда чаңгыга басмый калган көнем юк, саф һава сулап керәсең, күңел күтәрелә дигәндәй, бик әйбәт. Менә бүген дә үземне яшьләр белән сынап карыйсы килде, -ди Александр Дергунов.

Ярышларда 2000-2001,2002 елларда туучылар, 17 яшькәчә һәм аннан олыраклар, 18-35, 36-45, 46-55, 56-60тан өлкәнрәк пенсионерлар-олы буын вәкиләре катнашты. Ә ярышларда катнашкан өлкәннәр дә бердәм булып:

-Сочига Олимпиадага барырга дисәләр, анда да барабыз, диделәр.

Бу көнне дә өченче буын вәкиле Галина Матросова хатын-кызлар арасында иң өлкәннәренең берсе иде, ул район данын шушы буын вәкилләре арасында Яшел Үзәндә үтәчәк Спартакиадада яклаячак.

Чарага гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Уби авылыннан ирле-хатынлы Спиридоновлар һәм уллары чаңгыга басты.

-Чаңгыда йөрергә бик яратабыз. Күңел күтәренкелеге өсти, сәламәтлек өчен дә файдалы, бар кешегә дә киңәш итәбез, -диләр алар.

Чаңгычылар өчен Чүпрәле тармак техникумы кайнар аш белән чәй, ә район кулланучылар җәмгыяте кулинар продкуцияләрен тәкъдим итте. Район гадәттән тыш хәлләр бүлегенең кышкы миче янна барып һәркем җылына алды. Гомумән, мәйданның бар почмагыннан күңел күтәренкелеге, җанлылык хөкем сөрде. Дәртле җырлар ярышларга әйдәп, күңелләргә бәйрәм рухы өстәде.

Соңыннан ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә "Татарстан чаңгы юлы-2014" атрибутикалары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Әлеге сәламәтлек бәйрәме тагын бер кат, шушындый чараларда катнашу бердәмлекне ныгытуга, җиңүгә этәргеч булдыруга юнәлдерелгәнен күрсәтеп, чүпрәлеләрдә күңелле арганлык һәм онытылмаслык кичерешләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан чаңгы юлы2014