Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татар Бизнәсе авылы мәктәбе 135 еллыгын билгеләде

Бүген Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылында мәктәпнең 135 еллыгына багышланган олы бәйрәм чарасы булып үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына бик күп кунаклар - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкил, район җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары, төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыгып, Татар Бизнәсе авылы данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр җыелган иде.

Тарихи мәгълүматларга караганда, Татар Бизнәсе авылында 1880 елда гарәп телендә ике мәдрәсә ачыла. Анда 42 укучы булла, аларга белем дәресләрен муллалар укыта. 1900 елда тагын бер мәдрәсә ачылып, укучылар саны 65кә җитә.

1928 елда башлангыч мәктәп оештырыла. 1939 елда ул җидееелык итеп үзгәртелә. 1959 елда авылда өч мәктәп бинасы була. Аларда 12 укытучы эшләгән. Иске мәктәпнең әлеге бинасы исә 1958 елда төзелә. Мәктәп директоры вазифасын Фәткыл Закир улы Фәизов башкара. 1969 елда мәктәп сигезеллыкка, 1989 елда тугызеллыкка, 1990 елда урта мәктәпкә әйләнә. 2007 елда авылда яңа мәктәп бинасы төзелә. Кызганычка каршы, 2011 елдан балалар саны азаеп, мәктәп башлангыч белем бирү учреж дениесе буларак кала.

Бүгенге көндә мәктәптә 14 бала белем ала. Мәктәп белән бер түбә астында урнашкан балалар бакчасына 10 бала йөри. Агымдагы уку елында 1 сыйныфка дүрт бала киләчәк.

Мәктәпнең юбилей бәйрәмендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү бүлек җитәкчесе Илдар Яруллин катнашты. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменнән Татар Бизнәсе мәктәбенең яшь буынны тәрбияләү һәм белемле итүдә керткән өлеше өчен юллаган Рәхмәт Хатын укыды. Башлангыч сыйныф укытучысы Нәфисә Мөдәриссовага Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыгынң Рәхмәт Хатын тапшырды.

-Авылның күрке һәм киләчәген дәвам иттерүче булып мәктәп тора. Мәктәп олы шәхесләре белән горурлана ала икән, димәк үзенең эшчәнлеге белән дә лаеклы горурлана ала дигән сүз. Киләчәктә дә белем бирү өлкәсендә бары уңышларга гына ирешеп эшләвегезне телим, -дип хөрмәт сүзләрен белдерде Илдар Яруллин.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та Татар Бизнәсе авылы халкын олы бәйрәм белән котлап, район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен әйтте, Рәхмәт хатлары тапшырды. Белем бирү өлкәсендә хөрмәт казанган мәртәбәле ветеран-укытучыларга хөрмәтен белдерде, исәнлек белән гомер итүләрен теләде.

Авыл халкын алтынчы елдан бирле бергә туплап, бер мәйданга җыеп, аның тарихын, шәхесләрен барлаган, Татар Бизнәсе авылы мәктәбенннән белем алып чыккан күренекле шәхесләрнең берсе, Казан шәһәренең Идел буе районы 18 нче хастаханәсенең баш табибы, РТ һәм РФ ның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров:

- Нәкъ шушы мәктәпне тәмамлап чыгуым белән чиксез горурланам. Мәктәбебез бинасын ул елларда утын белән генә ягып җылытсалар да, без - укучылар, үзебезне уңай хис иттек, чөнки укытучыларыбызның күңел биреп эшләүләрен һәрдаим сизә идек. Бүген илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле өлкәләрдә шушы мәгариф учагында белем, тәрбия алган кешеләр хезмәт итәләр. Бу - горурлыгыбыз, бәһасез казанышыбыз. Моның өчен без безгә белем биргән мөгаллимнәребезгә чиксез рәхмәтлебез, - диде. Әлбәттә юбилей бәйрәме бүләкләрсез булмый. Рөстәм Бакиров туган мәктәбенә гаиләсе исеменнән принтер бүләк итте.

Мәктәп эченә атлап кергәч үк, аның тарихын барлаган, укытучыларның,укучыларның бүгенге уңышларын чагылдырган күргәзмә барысы өчен дә сөйли. Тарихның бер генә бөртеге дә югалмаган, сакланган һәм сакланып бара. Ул шулай булырга тиеш тә. "Үткәннәрсез киләчәк юк", диләр. Әлеге бәйрәмгә килгән һәр кешенең күңелендә, мөгаен, әнә шундый уйлар булгандыр.

Бу көнне авыл уртасында оештырылган мәйдан сәхнәсеннән дә җырланган җырлар, башкарылган биюләр, шигырьләр сөйләүләр әнә шул үткәннәргә барып тоташты. Сәхнәгә күтәрелгән һәркем мәктәп укытучыларына олы рәхмәтләрен белдерде, горурлануларын әйтте.

Рәшит Айсин, укытучы-ветеран:

-Күрәсең, белем биргән укытучыларымның үрнәге шулкадәр көчле булган, гомеремнең 41 елы педагогик хезмәттә үтте. Бүген укытучылар, сыйныфташлар өчен зур бәйрәм. Бер күрешү-бер гомер, диләр. Авылыбызның тарихын барлаган шәхесләребезгә олы рәхмәт.

40 елга кадәр хезмәт стажлары булган ветеран укытучылар-Флера Мөдәррисова, Хатирә Хөснетдинова да зур дулкылану кичерешләре аша, үткәннәрне горурланып сөйләделәр:

-Элек сыйныфларда балалар күп иде. Мәктәп торф белән ягып җылытыла. Укытучыларның мәктәптән тыш, иҗтмагый эшләрдә дә хезмәтләре бихисап иде. Шулай да сынатмадык, төрле конкурсларда да катнаштык, намус белән хезмәт итәргә тырыштык. Хәтта, "Артек" лагерына да бардык.

Әйе, мәктәп-һәркемнең күңелендә тәүге балачак хатирәсе, яшь лек еллары белән истә калачак. Кеше кайда гына булса да, шушы гүзәл белем дөньясын сагынып яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар Бизнәсе авылы мәктәбенә 135 ел