Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледән сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты

Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар саны көннән-көн кими бара. Исән булганнары да инде шактый өлкән яшьтә. Шулай да, алар картаерга ашыкмый - күңелләре һаман унсигездә.

Бүген Татарстанда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына җыелды. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.

Әлеге тантанада Чүпрәледән район башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ветераннар советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре: Борындык станциясеннән Иван Васильев, Түбән Каракитәдән Айса Айметов, Яңа Чокалыдан Әмирҗан Сәләхетдинов, Алешкин-Саплыктан Марина Васильева, Зур Аксудан Иван Петруков, Иске Чүпрәледән Әмир Аббазов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара