Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Талантларны ил таный

Иҗат отчетлары концертларында уңышлы чыгыш ясаучылар республика фестивальләрендә катнашып урыннар яулыйлар. Бу үзешчән коллективларның бер урында таптанып тормыйча үсә баруын да дәлилли.

Күптән түгел булып үткән республика яшьләре халык иҗаты "Ватан" фестивале-конкурсы моның ачык мисалы. Бишенче мәртәбә үткәрелүче бәйге республикада мәдәни байлыкларны саклау һәм арттыру, үсеп килүче яшьләрдә патриотизм һәм милли үзенчәлекне үстерү бурычын куйды. Быел ул Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган иде. Фестивальнең Буа зонасына районнан 60 лап үзешчән баруы да әлеге фестивальнең никадәр зур булуын да әйтә. Буа шәһәрендә уңышлы чыгыш ясаучылар финалга чыктылар. Казан шәһәренә дә 40 лап үзешчән барды. Фольклор төркемнәр "Таң" бию ансамбле, халык биюләре номинациясендә (җитәкчеләре Л.Җамалетдинова), "Газизәкәй" фольклор төркеме (җитәкчесе Э.Шәрәфетдинова), аерым җырлар буенча Д.Глухов финалга чыкты. Казан шәһәрендә үткән финалда 33 район катнашты. "Газизәкәй" фольклор коллективы "Ватан" яшьләр фестивалендә 3 нче урынны яулады һәм фестиваль премиясенә лаек булды.

Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган V "Ватан" Республика яшьләр халык иҗаты фестивалендә агачтан әйберләр ясау номинациясе дә каралган иде. Фестивальнең тематикасы уңаеннан биредә агач эшләнмәләре бөек шагыйребезнең әсәрләренә багышланып, әкият геройларын чагылдырырга тиеш иде. Әлеге номинациядә беренче урынны алу бәхете Марс урта мәктәбе укучылары: Динар Раимов, Руслан Вәлиуллов, Илгам Шиһапов, Айгөл Җәлалова, коллективына (җитәкчеләре Илдус Раимов) тәтеде. Алар Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Диплом һәм бүләкләр алдылар (рәсемдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев