Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Табиб буласы килеп китте

Татарстанда авылга яшь, югары белемле белгечләрне җәлеп итү буенча эшчәнлек алып барыла. Авыл җирлегенә 1 миллион сум түләп яшь белгечләрне җәлеп итү турында инде узган елдан ук сөйләшәләр.

Россия Премьер-министры Владимир Путин бу хакта илнең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова белән махсус фикер алышкан иде. Хөкүмәт рәисе 2011-2012 елларда югары белем бирү йортын тәмамлап, авылга эшкә кайткан яшь табибларга (35 яшькә кадәр) 1 миллион сум акча бирер-гә тәкъдим итә. Бу очракта белгечнең авылда 5 ел эшләргә тиеш булуы шарт.

2011 елның 29 ноябрендә «Россия Федерациясендә мәҗбүри иминият турындагы» законга үзгәрешләр кертелеп, авыл табибларына караган закон үз көченә керде. Өстәвенә, авылда көч куючы барлык фельдшер, фармацевтларга 2012 елдан торак-коммуналь түләүләрне каплау өчен 1200 сумлык субсидия бирү дә каралган.

Татарстанда университет бетерүгә үк авылга кайткан белгечләргә өстәмә рәвештә 100 мең сум акча бирелә. Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә бу акчаны яшь белгеч торак шартларын яхшыртуга тота ала. Тагын бер миллион сум акча исә алда әйтелгәнчә, табибларга федераль үзәктән тапшырыла, аннан салым алынмый.

Әлеге акчага ия булыр өчен Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, медицина учреждениесе белән белән килешү төзергә кирәк. Әгәр яшь белгечкә авылдан 5 елдан да иртәрәк китәргә туры килсә, ул эшлисе калган вакытына бәрабәр сумманы иминият фондының җирле фондына кайтырырга тиеш була. Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында бу мәсьәләгә кагылышлы барлык мәгълүмат та бар.

Реклама

Бу өлкәдә безнең районда да билгеле бер эш алып барыла. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Илмас Шиһабетдинов белдерүенчә, бүгенге көндә хастаханәгә терапевтлар, офтальмолог, хирург, педиатр, инфекционист, фтизиатр, балалар теш табибы, функциональ диагностикалау белгечләре җитешми.

-Шуңа күрә дә еш кына авыруларны Буа һәм Казан шәһәрләренә юлларга туры килә,- ди баш табиб.

Соңгы вакытта район үзәк хастаханәсендәге үзгәрешләр күзгә күренерлек. Яңартылган диагностикалау бүлеге ачылган иде, аңа 2,5 миллион сумлык җиһаз сатып алынган. Биредә авыруларны транспортлау өчен лифтка кадәр булдырылган, рәхәтләнеп эшлә генә. Моннан тыш, район үзәк хастаханәсенә кайтырга теләк белдерүче яшь белгечләр өчен инде фатирлар да әзерләп куелган. Аларның бәясе исә биреләсе бер миллион сум акчага тәңгәл килә. Әлеге фатирлар бүгеннән үз хуҗаларын кабул итә ала, биредә барлык шартлар да бар: су, канализация, аерым җылыту системалары урнаштырылган. Ә инде үзләре шәхси йорт төзисе кил-гәннәргә исә ташламалы шартларда җир бирү каралган.

1 миллион сум акча күктән төшми. Бүген торак шартларын җайлаштыру да кыен мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ә яңа гына укуын тәмамлаган яшьләр өчен әлеге тәкъдим отышлы. Дөрес, шәһәрдә кызыграктыр, бәлкем. Төрле күңел ачу үзәкләрен күзаллаганда. Әмма теләсәң авыл җирлегендә дә менә дигән итеп яшәп була. Әлеге язмабызга медицина буенча югары белем бирү йортларында укучыларның туганнары, әти-әниләре дә игътибар итсеннәр иде. Һәрхәлдә, 1 миллион 100 мең сум күктән төшәргә тора бит әле монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәясәт