Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Сөмбелә" уңышлары

Евровидениедә катнашып, "Буран әбиләре" илкүләм, алай гына да түгел, күп илләр буенча танылу яуладылар. Безнең районыбыздагы Иске Шәйморза авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Сөмбелә" фольклор ансамбленең чыгышлары да, шулай ук, игътибарга лаек.

"Сөмбелә" ансамбле элек тә төрле конкурсларда катнашып, җиңү яуламыйча калмый иде. Агымдагы елда алар "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивалендә икенче урынны яулауга ирештеләр. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Фәридә Җәббарова.

Татар халкы гомер-гомергә җырлаган, бәйрәмнәр үткәргән, шуңа да бүгенге мәдәни мирасыбыз чиксез безнең, бары аны саклап, буынннан-буынга җиткереп кенә киләсе. Ә әлеге эшчәнлектә, халкыбызның тарихын барлауда фольклор ансамбльләренең роле гаять зур.

"Түгәрәк уен" республика фестивалендә республика һәм читтән килгән ансамбльләрнең эчтәлекле чыгышлары арасында сөмбеләлеләр "Боз озату" күренешен тәкъдим итәләр. Шулай ук, аерым чыгыш белән, чарада Тәлгать Җәббаров башкаруында, җыр яңгырый. Жюри тарафыннан ансамбль икенче урынга лаек дип табыла, әмма әлеге уңыш соңгысы булмый. Агымдагы елның ноябрь аенда - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Сөмбелә" фольклор ансамбле Түбән Новгород шәһәрендә үткән Бөтенроссия милләтләре фестиваленә чакыру ала. "Россиянең салават күпере" ("Радуга России") дип аталган әлеге чарада алар җырлы-биюле татар фольклорын тәкъдим итәләр. Әйтергә кирәк, чарада күп республикалар һәм илләрдән килгән: Марий -Эл, Тува, Удмуртия, Дагестан, Белгород өлкәсе, Пенза, Иваново, Оренбург һәм башка төрле үзешчән фольклор коллективлары арасында Татарстанны шәрехләүче булып "Сөмбелә" ансамбле тора. Фестиваль үткән көннәрдә сәхнәдән Тәлгать Җәббаров бөтен илгә Чүпрәле районында яшәп, иҗат итүче Иршат Закировның "Сагыну" җырын да яңгырата.

Реклама

-Әлеге чараларда катнашырга мөмкинлек биргән районыбыз җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез,- ди ансамбльнең җитәкчесе Фәридә Җәббарова.

Кечкенә генә ансамбль олы үрләр яулый бара. Киләчәктә уңышларының тагын да зуррак булуын һәм ансамбльнең халкыбыз гадәт-традицияләрен барлау юнәлешендәге эшчәнлегенең нәтиҗәле булуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният дөньясында