Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә студентлар белән очрашу булды

Район мәдәният йортында инде традициягә әйләнгән студентлар белән очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге чарада районыбыз мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә республиканың һәм тирә-як регионнарда-Ульяновск һәм Чабаксар шәһәрләрендә белем алучы студентлар катнашты.

Студентлар белән очрашуны оештыруның төп максаты-яшьләребезнең бердәмлеген булдыру һәм төрле юнәлештәге белгечләрне район җирлегенә тарту тора. Район башлыгы Александр Шадриковның чыгышы зал тутырып кайткан студентларга рәхмәт сүзеннән башланды.

-Бердәм булып бүген бирегә җыелуыгыз сезнең районыбызның киләчәгенә битараф булмавыгызны күрсәтә, бу бик куандыра. Чүпрәле нигездә, авыл хуҗалыгы районы булып санала. Әмма киләчәктә аны икътисадый яктан тотрыклы юнәлештә эшләп китәсен күрәсе килә. Шул ук, кирпеч, цеолит җитештерү заводларын ачу булсын, бу үз чиратында өстәмә эш урыннары булдырачак. Бүгенге көндә төрле ил-немец, бельгия инвесторлары белән сөйләшүләр,килешүләр алып барабыз. Ә аларда бер сорау туа: "Ә сезнең белгечләрегез бармы?". Уйландыра, шулай бит. Әмма без әлеге белгечләр итеп сезне күзаллыйбыз, хөрмәтле студентларыбыз. Нәкъ менә сезнең алдынгы карашлы, тирән фикер йөртә белүегез безгә районыбызның киләчәген төзергә ярдәм итәчәк. Кулларыгызга диплом, белгечлек алганнан соң, ныклы карар кылып, районга кайтырсыз, дип ышанасы килә,- диде Александр Шадриков.

Район башлыгы яшьләргә кагылышлы республика программалары белән таныштырды. Бу - ФАПлар төзү һәм аларны капиталь ремонтлау, авылга эшкә кайткан яшь хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү, авыл клубларын төзү һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары һәм башкалар.

Очрашуның төп өлешеннән соң, булачак яшь белгечләр белән район оешма, предприятиеләрендә җитәкчеләр белән модульле әңгәмәләр оештырылды. Бертөркем студентлар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бинасына юл алса, булачак укытучылар 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә китте. Киләчәкләрен медицина өлкәсендә күрүчеләр район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов белән очрашты, ә юридик факультетларда белем алучылар прокурор һәм эчке эшьләр бүлеге хезмәткәрләре белән күреште. Әлеге сөйләшүләр ике як өчен дә файдалы булды.

Кичке якта студентлар янә район мәдәният йортына җыйналды. Биредә алар өчен мәдәни чара әзерләнгән иде. Район башлыгы Александр Шадриков район тормышында актив катнашкан студентларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Мәктәп укуычылары тырышлыгы һәм студентларның үзләре катнашында үткән концерт һәркемнең күңеленә хуш килде. Студентлар үзләре укыган югары уку йортлары хакында видеосюжетлар, ә КВН командасы үзенең кызыклы номерларын тәкъдим итте. Концерттан соң, яшьләр кичке дискотекада күңел ачты.

Бүгенге көндә төрле югары уку йортларында 1000 артык Чүпрәле районы студентлары укый. Шуның 415е педагогик юнәлештә, 76сы медицина өлкәсендә, 100дән артыгы авыл хуҗалыгы буенча белем ала.

Екатерина: -Дүрт еллык студент тормышымда беренче тапкыр мондый файдалы һәм күңелле чарада ктнашам. Оештыручыларга, район башлыгына зур рәхмәт.

Гөлназ Сабитова:-Мин медицина юнәлешен сайладым. Әлбәттә, киләчәктә үземне район үзәк хастаханәсендә яшь белгеч буларак күрәсем килә. Барыбызны да бергә җыеп, шундый күңелле очрашу оештырганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студентлар белән очрашу