Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Социаль ятимнәр арта

Үткән гасырның 40нчы еллары җәмгыятебездә Икенче Бөтендөнья сугышы ятимнәренең күплеге белән тарихка кереп калган. Хәзерге җәмгыятьтәге ятимлек тә аңа тиңләшә бара. Тик хәзер алар әти-әниле, ягъни социаль ятимнәр. 18 ноябрь көнне Убидагы "Җылы йорт" социаль приютында үткәрелгән зона семинар-киңәшмәдә дә әнә шул мәсьәләгә игътибар бирелде.

Семинарда Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Апас һәм Кайбыч районнарының балигъ булмаганнар, социаль реабилитациягә мохтаҗлар, попечительлек һәм опека буенча территориаль органнар һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссияләр әгъзалары катнашты. Докладчы "Җылы йорт" яшүсмерләр һәм балалар социаль приюты директоры Зинаида Пелекейкина әлеге оешмаларның үзара хезмәттәшлеге турындагы теманы сайлаган. Аның Уби социаль приюты базасында үтүе дә әлеге теманы мөмкин кадәр киңрәк ачарга мөмкинлек бирде. Докладчы приютта эшләп килүче программаларга тукталды. Аларның барысы да социаль реабилитацияләүгә юнәлдерелгән. Приют 50 урынга исәпләнсә дә, әлегә 23 бала тәрбияләнә. Шуларның 18е-безнең районнан, икесе-Буадан, өч бала Тәтеш районыннан. Фикер алышуда попечительлек һәм опека секторы баш белгече Рамилә Белова, балалар хокукы һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссия секретаре Алевтина Хәлилова, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы, полиция майоры Лилия Хәлиуллова, социаль яклау идарәсенең гаилә һәм балалар бүлеге мөдире Гүзәл Минсабирова һәм "Җылы йорт" приюты шәфкать туташы Ольга Шавкина, психолог Гөлназ Ханбикова, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кайбыч районының балигъ булмаганнар эше буенча бүлек секретаре Фирдания Алиева исә исерек ата-ананы диспансерга җибәреп дәвалауларын, Убида приют ачылганнан бирле анда Кайбыч районыннан да 17 бала тәрбияләнүен әйтте. Зинаида Пелекейкина аларның эш тәҗрибәләрен уңай бәяләде. Семинар эшенә Буа районындагы балигъ булмаганнар эше буенча бүлекнең баш белгече Наталия Македонская йомгак ясады һәм зона семинарының үзара хезмәттәшлек итүдә алшартлар тудыруын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев