Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Бүген Чүпрәле районының барлык белем бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Районыбыз мәктәпләреннән 3000 укучы белем алып чыга, шуларның 216сы 11 сыныфлар, 319ы-9 сыйныфлар.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендәге соңгы кыңгырау бәйрәме чарасына кунак булып район башлыгы Александр Шадриков килгән иде.

-Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүген сезнең өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлый. Сез олы тормышка алып чыгучы баскычка аяк бастыгыз. Мин сезгә әлеге тормышта шәхес буларак формалашуыгызны, куйган максатларыгызга ирешүегезне телим. Сез районыбызның, илебезнең киләчәге. Өметләрегез якты булсын, уңышлар һәм хәерле юл сезгә!

Мәктәп директоры Лилия Насыйбуллина үзенең чыгышында уку барышында үзләренең активлыклары, югары уңышларга ирешүләре белән аерылыган укучыларны билгеләп үтте, изге теләкләрен юллады. Чыгарылышлыларга карата олы тормыш юлына булган әйтер сүзләрен башлангыч сыйныф укытучылары Миләүшә Сәлахова, сыйныф җитәкчеләре Энҗе Мөхетдинова, әти-әниләр исеменнән Рөстәм Рахматуллин да җиткерделәр.

Унберенчеләрнең чыгышы укытучыларга карата җылы хисләр белән сугарылган иде, күпләрнең күзенә яшь эленде. Шул ук вакытта алар мәктәп шуклыкларын, остазларына карата рәхмәт сүзләрен шигъри юлларга салдылар, туган мәктәпләренә мәхәббәтләрен җыр аша белдерделәр. Ә аннан, гадәттәгечә, Саубуллашу вальсын әйләнделәр. Чара ахырында күк йөзенә аллы-гөлле шарлар очырылды.

Әлегә исә укучыларның иң җаваплы чоры башлана -алда имтиханнар. Сынауларны узуда аларга уңышлар теләп калабыз

- Бүген минем өчен шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. Күңелле мәктәп еллары, сыйныфташлар, дуслар белән хушлашам. Әлбәттә, бераз дулкынландыра, сынаулар бирәсе бар. Шулай да без, барысын да җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм, - ди унберенче сыйныф укучысы Алсу Яфизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау