Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле мөгаллимнәре Сингапурча укытырга өйрәнәләр

Сингапур белгечләре Чүпрәле укытучыларына дәрес алып баруның яңа алымнарын өйрәтәләр. Әлеге курсларны 200ләп укытучы үзләштерә.

Республикада мондый курслар беренчеләрдән булып Казан укытучылары өчен уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, алдагы өч елда Татарстанда барлык укытучылар да әлеге курсларны үтеп бетәргә тиеш.

-Октябрь аенда без җиде: 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Хорновар-Шигали, Шланга, Кече Чынлы һәм Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәпләрендә укулар оештырырга булдык. Аннан әлеге алымнарны барлык мәктәпләрдә дә кертеп бетерәчәкбез. Әлеге эшне укулар үткән методистлар башкарачак,-ди район мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Антипова.

Курслар Сингапурның "Educare" компаниясе белән берлектә оештырылган. Беренчел максат булып, биредә мәгарифне, белем бирү дәрәҗәсен үстерү күздә тотыла. Сингапур мәктәптә белем бирүнең сыйфаты буенча алга киткән дәүләтләрдән санала һәм әлеге методика күп илләрдә кулланыла. Укытучылар исә өйрәнгән методиканы соңыннан үзләре теләгән дәресләрдә куллана алачаклар.

Фиона Чоа, Сингапурдан килгән белем бирү буенча белгеч:

-Әлеге методиканы уйлап табучы-фәннәр докторы Кейган. Ул сыйныфта укучылар белән төркемнәргә бүлеп эшләүне күздә тота.

Беренчедән, сыйныфта парталар кара-каршы куела, бу укучылар бер-берсен күрсен өчен махсус эшләнә, укучылар исә берничә кешедән торган төркемнәргә бүленә.

Икенче максат булып, укучыларда үзфикерләүне булдыру һәм өченчесе-балаларны төрле мәсьәләләр чишәргә өйрәтү бурычы тора. Дәрес тәмамлангач, билгеләр куелмый. Әмма соңыннан йомгаклау рәвешендә укучылар тестлар, имтиханнар тапшырачаклар һәм нәтиҗәләр чыгарыла.

Бер сүз белән әйткәндә, сыйныфтагы hәр укучы бер-берсе белән фикерләшә.

Шулай итеп, дәрестә укучыларның үзара аралашуы уңышлы hәм нәтиҗәле оештырыла.Бу очракта дәрес вакытында белем алырга теләмәгән, ягъни ялкаулыгы көчле булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була. Укытучы тарафыннан җиткерелгән һәр мәгълүмат баланың хәтерендә кала hәм аны уйлау, фикер йөртүгә этәрә. Сыйныфта hәр укучының актив эшчәнлеге күзәтелә.

Фиона Чоа әйтүенчә, Татарстан Сингапур укуларын беренчеләрдән булып өйрәнә. Әлеге методиканы куллана башлаганнан бирле Сингапурда белем дәрәҗәсе күпкә арткан. Укучылар мәктәпне тәмамлап, үзләре теләгән югары уку йортларына тирән белемле, үзфикерләве булган, мөстәкыйль шәхесләр буларак теркәләләр һәм соңында белгеч буларак эшкә бик җиңел урнашалар.

Сингапурдагы укыту методикасының тагын бер аермасы-дәреснең уен формасында үтүендә. Анда фикер алышу, җавап эзләү төрле хәрәкәтләр аша башкарыла. Ә бу укучы өчен китапка текәлеп утырудан кызыграк, әлбәттә. Шулай ук, әлеге алым төркемнәрдәге дустанә мөнәсәбәткә корыла. "Барысы да бер кеше, бер кеше барысы да өчен" дигән мәгънәдә.

Ни генә булмасын, Сингапур методикасы бердәм хезмәттәшлек итәргә, сыйныфта уңай микроклимат тудырырга өйрәтә һәм алдагы эшчәнлеккә этәргеч бирә. Иң мөһиме-бу башлангыч нәтиҗәле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сингапурча укыту