Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"ЦИЛЬНА”да чәчәләр

Район чәчүгә чыкты. Һәм, әлбәттә инде, язгы чәчүгә дә иң беренчеләрдән булып "Цильна" җәмгыяте кереште.

-Рус халкының "Балчыкка чәч, князь булырсың", дигән әйтеме бар. Шуны да истә тотып, еллар буена тупланган тәҗрибәбезгә дә таянып, кырдан кар катлавы китә башлауга ук кыр эшләренә керешкән идек. Ә чәчү кампаниясенә тагын да җаваплылык тоеп киләбез: иң оста, ышанычлы механизаторларны билгелибез бу эшкә,-ди "Цильна" җәмгыяте директоры Барис Гафуров.

Язгы чәчүне икенче бригада башлап җибәргән. Халык телендә "Пугачев кыры" дип аталган 100 гектарлы мәйданда арпа чәчә башлаганнар. Һәм, Барис Гафуров билгеләп үткәнчә, җиңел кулдан дигәндәй, бу эшкә Адиҗан Басыйров җитәкчелегендәге агрегат билгеләнгән. Аның артыннан ук "Нью-Холланд" тракторлары белән башка бригадаларда Айрат Яфизов, Рафикъ Шәйдуллов агрегатлары керешкән.

-Адиҗан Басыйров тәҗрибәле тракторчы, башлаган эшен җиренә җиткереп үти,-ди хуҗалыкның баш агрономы Рәис Рәимов та.

Реклама

Лаеклы ялда булса да, хезмәттән аерылмаган бу механизаторның 45 еллык хезмәт стажы бар. Эшкә битараф карамавы йөзенә чыккан. Агрономны күрүгә үк, кырда әле кереп булмый торган урыннарда, борылу полосаларында ничек эш итү кирәклеген сөйләп, сорашырга тотынды.

Язның бер көне-ел туйдыра, диләр. Көннәрнең болай җылы торуы кыр эшләрен тагын да активлаштыра. Газетабызның бу номеры әзерләнеп беткәндә, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә дә борчак чәчә башлаганнарын белдек.

Без язгы чәчү, гомумән, авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы турында хәбәрләр биреп барырбыз. Сез аларны www.chuprale-online.ru сайтыннан да карый аласыз. Ә әлегә: "Чәчү башланды, хәерле сәгатьтә",- дип әйтеп, аграрчыларыбызның көзен мул уңыш алуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чђчњ авыл хуќалыгы